Замана һәм замандашлар
Советлар Союзында андый кыргый законнар да, указлар да юк. Һәм булырга да мөмкин түгел. Эшче кешегә, колхозчы булырга яше җитмәгән кешегә кул күтәрергә бернинди җитәк-чегә дә, шул исәптән сезгә да, хокук бирелмәгән.
– Мин генә түгел, башка бригадирлар да колхозчыларны эшкә куалар!
– Колхоз идарәсе сезне бригадир итеп билгеләгәндә сезгә кеше куу вазыйфасын йөкләдеме?
– Хәтерләмим.
– Белмәмешкә салышма, Хәйри, синең хәтерең бик яхшы, – дип, Миңкамал сорау алуга кушылды. – Колхоз идарәсе эшкә алганда сиңа колхозчыларның эшен оештыру вазыйфасын йөкләде.
– Хәзер аңлашыла. Сезнең җавабыгыз, бригадир, кешегә карата бик тә түбән фикердә булуыгызны күрсәтә. Кызганыч хәл бу.
Башта биргән сорауга кайтыйк. Кабатлыйм: Хәйри, бу йортка кем рөхсәте белән кердегез?
– Колхозчылар йортына рөхсәт сорап керү дигән нәрсәне гомеремдә беренче мәртәбә сездән ишетәм, иптәш Биктимерова. Бу хуҗалыкка, иптәш Биктимерова, мин генә түгел, кичә генә сез дә рөхсәтсез кердегез бит.
– Бер караганда, урынлы замечание бу. Ләкин мин прокуратура поручениесен үтим. Тикшерү прокуратураның хокукы түгел, аның бурычы. Онытмагыз моны! Сезнең фикерегезчә, колхозчы – кеше булып җитмәгән җан иясе. Аны куаларга кирәк hәм ул яшәгән йортка колхозның теләсә нинди җитәкчесе аның рөхсәтеннән башка керергә хокуклы булып чыга түгелме?
– Сез минем hәрбер сүздән гаеп табып утырасыз, иптәш Биктимерова…
– Миңа бәя бирмәгез, бригадир. Бу минем вазыйфам.
Фикерегезне дөреслик, Хәйри: кеше үзе сөйләгән сүзләренә hәм эшләгән эшләренә җаваплы булырга тиеш. Следователь буларак, мин сезнең hәрбер сүзегезнең hәм эшләгән эшегезнең законлы яки законсыз икәнен ачыкларга тиеш.
Өченче соравым – Рәйсәгә ничә яшь?
– Белмим. Балигъ булган инде ул.
– Булып җитмәгән шул әле, – дип, сорау алуга Миңкамал тагын кушылды. – Мең тугыз йөз егерме тугызынчы елда туган. Уналты яшь белән бара. Яшүсмер ул.
– Димәк, колхозда эшләргә Рәйсәнең яше дә җитмәгән булып чыга түгелме? СССР Конституциясе буенча “несовершеннолетняя” дип санала. Бу хәл без тикшерә торган мәсьәләне тагын да катлауландыра, җәмәгать.
– Безнең колхозда җәйге каникулларда бишенче сыйныф балалары да эшли – борчак алалар, атлы эштә йөриләр… Нәрсәсе бар аның, эшләсеннәр. “Эш агачы hәрвакыт та бик юмарт китерер җимеш” дигән Тукай да. Белеп әйткән.
– Бал корты белән чебенне бутамаска кирәк, бригадир. Җәйге каникулларда алар үз теләкләре яки ата-аналары белән бергә эшлиләр.
Хәзер шуны ачыклыйк: Рәйсә колхоз әгъзасымы?
– Иптәш Биктимерова, безнең колхоз әъзасына билет та, таныклык та бирелми. Гариза белән дә кермиләр колхозга.
Бераз уйланып торгач, бригадир, аңына килгәндәй:
– Бездә генә түгел, бөтен илдә шулайдыр ул, иптәш Биктимерова. Колхозчы баласы туып, кулына көрәк тота алырлык булып үскәч тә колхоз әгъзасы булып санала.
– Бөтен ил өчен җавап бирүчеләр сезнең белән бездән дә күп, Хәйри, борчылмагыз. Сез үзегез өчен җавап бирегез. Соравымны кабатлыйм: Рәйсә колхоз әгъзасымы? Ягъни, колхоз идәрәсенең Рәйсәне әгъза итеп алынуы турында карары бармы?
– Белмим, иптәш Биктимерова.
– Димәк, Рәйсәнең колхозчы булганмы-булмаганмы икәнен белмәгән килеш аны кыйнарга керешкәнсез, шулаймы?
Хәйри, җавап бирергә сүз таба алмыйча, Биктимеровага ачу белән карап торды.
– Миңкамал, бригадирга биргән сорау сезгә дә кагыла.
– Колхоз идарәсенең андый карары юк.
– Дүртенче соравым. Сез, Хәйри, теге көнне бу йортка рөхсәтсез, кулыгызга чыбыркы тотып кергәнсез, дөресме?
– Дөрес булмый, теге! – диде бригадир, кыюланып. – Мин бит ат белән йөрим, иптәш Биктимерова. Ат белән йөргән кешегә чыбыркы сезгә каләм тоткан кебек кенә ул. Мин үз өемә кайткач, өстәл артында да күп вакыт чыбыркы тотып утырам.
– Анысы – сезнең эш, балта тотып утырсагыз да, сез үз өегездә утырасыз. Бу чагыштыруыгыз урынсыз, бригадир.
Чыбыркы – каләм түгел, физик көч куллану коралы ул. Сез чит кеше өенә чыбыркы тотып, ягъни коралланып, аш ашарга да, чәй эчәргә дә түгел, ә эшкә чыкмый калган яшүсмер Рәйсәгә физик көч куллану нияте белән кергәнсез?
– Дөрес түгел. Мин сөйләшергә кердем.
– Җавабыгызны дөреслик: чыбыркы белән, ягъни салкын корал белән, сөйләшергә, шулай бит!?
– Түгел! – дип, һаман үз сүзендә торды Хәйри.
– Шулай булмаса, Рәйсәнең тәнендәге hәм аягындагы яралар сез коралланып сөйләшкәндә ничек барлыкка килделәр?
– Анысы миңа караңгы. Бу сорауга Рәйсә үзе җавап бирсен.
– Ә өстәлдәге самоварны аударып, Рәйсәнең аякларын кем пешерде?
– Рәйсәнең кулыннан чыбыркы очын тартып алганда ялгыш ауды ул самовар, иптәш Биктимерова.
– Сез үзегезгә үзегез каршы киләсез, Хәйри. Ялгышмы, алдан планлаштырылганмы – бу очракта мөhим түгел. Рәйсәгә физик көч кулланып “сөйләшкәндә” ауган ул – монысы факт. Һәм бик мөhим факт.
Бишенче сорау. Колхоз әгъзасы булырга яше җитмәгән кешене кул көче белән генә түгел, корал кулланып тәртипкә чакырырга мөмкин дип, нинди законда яки хөкүмәт карарында язылган?
– Бу да миңа караңгы, иптәш Биктимерова. Мин бер таңнан икенче таңга кадәр я басуда, я терлекләр көтүлегендә булам. Караңгы төшкәнче эт кебек чабып, эчмәккә кайтып егылам. Өстәл артында гәҗит укып утырырга вакытым юк.
– Сез бирелгән сорауга икенче мәртәбә тулы hәм туры җавап бирүдән тайпыласыз. Советлар Союзында андый кыргый законнар да, указлар да юк. Һәм булырга да мөмкин түгел. Эшче кешегә, колхозчы булырга яше җитмәгән кешегә кул күтәрергә бернинди җитәк-чегә дә, шул исәптән сезгә да, хокук бирелмәгән. Таяк белән, чыбыркы белән крестьянны патша заманында да сирәк җәберләгәннәр. Сез үзегезнең дуамаллылыгыз белән фашистлар тегермәненә су салгансыз.
Сорау алуны рәсми рәвештә төгәлләү йөзеннән, уполномочненный төнлә әзерләп, бүген ашыгыч өстәмәләр керткән язмасын укыды:
“Радость” колхозы бригадиры Хәйри Габдерәшитов белән яшүсмер Рәйсә Насыйрова арасында килеп чыккан конфликтны тикшергәннән соң түбәндәге нәтиҗә ясадым:
1. “Радость” колхозы бригадиры Хәйри, колхоз әгъзасы булмаган яшүсмерне кул көче белән, корал кулланып тәртипкә чакырырга дип, яшүсмер яшәгән йортка кергән. Моның белән ул, Конституция тарафыннан СССР гражданнарына, шул исәптән Рәйсәгә каралган барлык хокукларны аяк астына салып таптап, чыбыркы белән җәзалаган.
2. Бригадир буларак, эш оештыруны партия hәм хөкүмәтебез карарларын тиешле югарылыкка куеп башкару урынына, бригадир Хәйри Габдерәшитов, үзенә милиция, прокуратура hәм суд функцияләрен берләштереп, Уголовный кодексның берничә статьяларын тупас бозган hәм социалистик закончылыкка каршы җинаять эшләгән.
– Бу факт турында мин язма рәвештә прокурорга аңлатма бирергә тиеш, – диде Биктимерова, кәгазеннән күзен алып. – Прокурор, аңлатманы карагач, эшне судка җибәрергә мөмкин.
Хәзер, Хәйри, сезнең язмыш – Рәйсә белән аның анасы Нурлыhода кулында. Әгәр дә алар, больницага барып күренеп, Рәйсәнең җәрәхәтләре турында справка алып, прокуратурага мөрәҗәгать итсәләр, прокурор эшне оформить итеп, суд карамагына тапшырырга тиеш. Бу эш башланганчы, Рәйсә белән Нурлыhода әбидән гафу үтенегез: суд закон нигезендә сезгә биреләчәк җәзаны бераз йомшартырга мөмкин.
Уполномоченныйның кичәдән үк яудырган үт сытылырлык ачы сорауларыннан таманысы саруы кайнаган Хәйри, түзә алмыйча:
– Мин бернинди законны да бозмадым, иптәш Биктимерова. Бозсам да, колхоз иминлеге, илебез иминлеге өчен эшләгәндә ясаган хаталар булырга мөмкин. Хәзер мондый хаталар өчен утыртмыйлар, – дип, Хәйри Биктимерованың вердиктын кире какты.
Эшнең нык катлаулануын сизеп утырган Миңкамалның тыны кысылды, маңгаена тир бөртекләре бәреп чыкты. Эшли башлавына өч ай вакыт узмас борын аның исеме, ул җитәкләгән Шуран авылларының берсе районда кара исемлеккә кертелер, җыелышларда уттай тәнкыйтькә дучар булыр, аның үзенә дә кырын карый башларлар, кебек тоелды.
(Дәвамы бар).
Марсель Вәлитов.
Мәскәү.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев