Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Заман куйган яңа таләп

Сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү – мәгариф тармагының һәр чор өчен актуаль булган төп максатыдыр.

Дәүләт мәгариф сәясәтенең өстенлекле максаты – Россия Федерациясенең гомуми белем бирү сыйфаты буенча дөньяда бе­ренче унлыкка керүенә ирешү. Белемле булу – бер хәл, ә менә эшчәнлекнең төрле өлкәсендә тормыш куйган бурычларны хәл итү, аралашуны, социаль мөнәсәбәтләрне җайлау макса­тында аннан файдалана белү – бөтенләй икенче нәрсә. Шуңа күрә бу эштә төп юнәлешләрнең берсе итеп укучыларның функциональ грамоталылыгын формалаштыру юнәлеше сайланган.

Функциональ белем уку грамо­талылыгы, математик грамоталы­лык, табигый-фәнни грамоталы­лык, финанс грамоталылыгын, гло­баль компетенцияләр һәм креатив фикерләүне үз эченә ала. Мондый күнекмәләрне дөнья күләмендә PISA, TIMSS, PIRLS кебек халыкара тикшеренү программалары аша бәяләү гамәлгә кергән. Ул 15 яшьлек мәктәп укучыла­рына махсус тестлар эшләтү юлы белән тикшерелә.

Төп һәм бердәм дәүләт имтиханна­ры биремнәреннән аермалы буларак, бу тестлар балаларның белемнәрен стан­дарт булмаган һәм тормыштан алынган ситуацияләрдә куллануга корылган. Бер бирем эчендә берничә төрле предмет буенча алган белем-күнекмәләрне кул­лану сорала. Әзер җаваплар юк. Акыл­ны, логиканы эшкә җигеп, җавапларны үзеңә табарга кирәк, иң кыены – шул.

Мондый төр биремнәрне эшли белү махсус әзерлек сорый. Шуңа күрә 2021- 2024 елларда функциональ грамоталы­лыкны формалаштыруга аерым игъ­тибар бирелә: мөгаллимнәрнең мето­дик әзерлеге тәэмин ителә, уңышлы эш тәҗрибәсе таратыла.

Быелгы уку елыннан районыбыз­да да бу эш киң колач алды. Җитәкче кадрларны әзерләү тагын да алданрак башланган иде. Функциональ грамота­лылыкны формалаштыруның алдынгы тәҗрибәсен туплау һәм таныту макса­тында һәр районда үзәкләр булдырыл­ды. Районыбызда мондый үзәк Мөслим гимназиясе базасында эшли.

Гимназия мөгаллимнәренең бу эштә уртаклашыр тәҗрибәсе бар. 16 март көнне биредә “Яңартылган фе­дераль дәүләт белем бирү стандарт­ларын гамәлгә кую шартларында укучыларның функциональ грамота­лылыгын формалаштыруга система­лы якын килү” исемле семинар үтте. Чарада районыбызның мәктәп дирек­торлары, аларның урынбасарлары, мәгариф идарәсе белгечләре, Минзәлә педагогия көллиятеннән, Яр Чаллы мәктәпләреннән килгән кунаклар кат­нашты.

Мәктәпнең методик берләшмәләре укучыларның проект эшләреннән күргәзмә әзерләгән. Гимназия мөгаллимнәре дәресләрдә функцио­наль грамоталылыкны үстерүнең кы­зыклы ысулларын тәкъдим итте, ма­стер-классларда укытучылар педаго­гик осталыкларын һәм белемнәрен чар­лады. Укучылар белән дәрестән тыш эшчәнлекнең актив формалары да күрсәтелде. Эшлекле очрашу “Функци­ональ олимпны яулап алу” исемле уен белән тәмаланды.

Семинар кунаклары функцио­наль грамоталылыкны тикшерү өчен гимназия укытучылары әзерләгән биремнәрне үтәде. Һәр мөгаллим ха­лыкара тикшеренү программала­ры таләпләренә җавап бирерлек биремнәрне үзе дә язарга, дәрестә һәм дәрестән тыш вакытта кулланырга бу­рычлы, чөнки алар җитәрлек түгел. Өйрәнү өчен, биремнәрнең базасы бул­дырылып, алар ФИПИ, ФИОКО, РЭШ һәм Россия мәгариф академиясенең Мәгариф үсеше стратегиясе институ­ты сайтларына урнаштырылган.

Заманга яраклаштырып төзелгән һәм белемне актуальләштерә, кулла­нуга этәрә торган мондый биремнәрне әти-әниләргә дә укучы балалары белән бергәләп эшләү кызыклы булыр. Бала­ларда да, әзер җаваплар эзләү белән ма­выкмыйча, белемне аңлы үзләштерүгә омтылыш көчәер иде, минемчә.

Гөлназ Җәлилова.

Фото – Гимназия архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев