Реклама
Яңалыклар
Законга буйсынмасаң...
Мөслим районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы һәм ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәрләре алкоголь продукциясен сатуда законнарның үтәлешен даими кортрольдә тота.
Аларның тырышлыгы белән күптән түгел Сал. Мухан авылында спиртлы продукцияне өйдән сату очрагы ачыкланган.
Спиртлы эчемлекне өйдән яисә автомобильдән, яисә интернет аша кабаттан сату факты ачыкланган очракта гаепле затларга РФ Җинаятьләр кодексының 171.4 маддәсе нигезендә җаваплылык каралган.
– Мөслим авылында ЕГАИСта теркәлмәгән алкоголь продукциясе әйләнеше факты ачыкланган иде, ягъни РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.19 маддәсендә каралган административ хокук бозу очрагы булган. Шулай ук РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексының 14.16 маддәсе 2 бүлеге нигезендә товар-транспорт накладное булмаган алкоголь продукциясен сату турында беркетмә төзелеп, ТР Арбитраж судына җибәрелде, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы өлкән белгече Алина Виноградова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев