Законга буйсынмаган шоферларны хәзер видеокамералар да күзәтә
Машиналарын подъезд алдына ук китереп туктаткан шоферлар кичектергесез хезмәтләргә үтү-чыгу юлын тоткарлый.
“ДАИ хезмәткәрләре белән берлектә узган атнада үткәрелгән рейдлар вакытында машиналарын тиешле урынга куймаган биш райондашыбызга административ беркетмәләр төзелде”, – дип хәбәр итәләр Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегеннән. Законга буйсынмаган шоферларны хәзер видеокамералар да күзәтә. Күпфатирлы йортлар ишегалларында, шулай ук тәртипсезлек еш кабатлана торган подъезд алларында, машина кую урыннарында, балалар мәйданчыкларында да күзәтү камералары эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев