Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ЗАГС органнарына - 100 ел

18 декабрьдә Россия гражданлык хәле актларын теркәү (ЗАГС) органнарына 100 ел тула. Һәр кешенең, тормышында бер генә мәртәбә булса да, ЗАГСта булганы бардыр. Бирегә кешеләр бала туу, никахлашу, уллыкка алу, ата булуны билгеләү, аерылышу, исем алыштыру, үлү турында - иң мөһим, төп документлар сорап мөрәҗәгать итәләр. ЗАГС органнары һәрберебезнең тормыш этапларын бөртекләп язып баралар.

Әңгәмәдәшебез - Мөслим муниципаль районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Диләрә Шакирова.

- Диләрә Марселевна, ЗАГС органнарының бер гасырлык юбилеен билгеләп үтү кысаларында районда нинди чаралар планлаштырыла?

- Чаралар ел дәвамында үткәрелеп килде. Мисал өчен, җәй көне республикада "Гражданлык хәле актларын тантаналы теркәүне иң яхшы алып баручы" һөнәри осталык конкурсы старт алды. Аның нәтиҗәләре әле билгеле түгел. Мин әлеге конкурсның зона этабында катнаштым һәм тугыз район арасында өченче урынга лаек булдым. Октябрь аенда республика Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә "Нәрсә ул ЗАГС?", "Гаилә кайда туа?" темаларына мәктәп укучылары арасында үткәрелгән республика рәсем конкурсының нәтиҗәләре ясалды.

Матди-техник базаны модернизацияләү мәсьәләләре аерым контрольгә алынды.

- ЗАГС бүлегенең үзендә тарихи елъязма алып барыламы? Бүлек белән төрле елларда җитәкчелек итүчеләр турында нинди мәгълүматлар?

- Иң тәҗрибәле ЗАГС җитәкчесе дип Рәвилә Насифуллинаны әйтер идем. Ул бу вазыйфада 28 ел эшләде, бүлек белән 1987 елдан 2015 елга кадәр җитәкчелек итте. Аңа кадәр Дүсия апа Хәлиуллина эшләгән. Рәвилә Насифуллина лаеклы ялга киткәч, бүлек җитәкчесе итеп Язилә Мәгалимова билгеләнде, бүгенге көндә ул бала кару буенча ялда.

- Көнгә ничә кеше мөрәҗәгать итә?

- Хезмәт күрсәтүнең оперативлыгы һәм һәм һәркем файдаланырлык булуы, шул исәптән интернет челтәре аша - ЗАГС органнары эшчәнлегенң төп юнәлеше. Агымдагы елның 10 ае нәтиҗәләре буенча хезмәтләрнең 75 процентын кулланучылар электрон рәвештә алды. Никахны теркәүгә гаризаларның 97 процентыннан күбрәге дәүләт пошлинасын онлайн түләү белән Дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелә.

ЗАГС органнары авыр кулдан язу хезмәтеннән компьютерлаштыруга кадәр зур юл үтте. Бу гражданнарга бирелүче документларның сыйфатын яхшыртырга, аларны рәсмиләштерү вакытын кыскартырга мөмкинлек бирде һәм ЗАГС органнарын сыйфатлы һәм нәтиҗәле итеп мәгълүмат белән тәэмин итү өчен шартлар тудырды.

Хәзерге вакытта бүлектә архив актларын цифрга күчерү бара. Бу эшне 2019 нчы елның 31 декабренә кадәр төгәлләргә кирәк. 1926 елдан башлап, теркәлгән язмалар электрон рәвешкә күчереләчәк. Бу ЗАГС органнары эшен оптимальләштерергә һәм хезмәт күрсәтү вакытын кыскартырга ярдәм итәчәк. 1 декабрьгә 7 200 акт язуы өифрлаштырылды, бу еллык планның 42 процентын тәшкил итә.

- Диләрә Марселевна, хәзерге вакытта аерылышучыларбик күп. Быел 11 айда 48 аерылышу теркәлгән. Моның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

- Беренче чиратта, замана яшьләренең гаилә һәм никах мәсьәләләренә карашында, дип уйлыйм. Элек аерылышулар сирәк булган. Гаиләдә проблемалар туса да, аларны хәл итәргә омтылганнар, балалар хакына сабыр иткәннәр, җәмгыять карашыннан курыкканнар. Хәзер яшь буын "тугрылык", "бер береңне хөрмәт итү", "бурыч" дигән төшенчәләргә бик җиңел карый. Балаларыбыз муллыкта үсә, без аларны авырлыклардан, төрле проблемалардан саклыйбыз. Үскәч, беренче кыенлыклар очрау белән алар югалып кала.

- Эшчәнлегегездә проблемалар да бардыр?

- Әлбәттә. Һәм алар безнең бүлеккә генә кагылмый. Бала тууны теркәү саны кими - безнең район буенча 21 проценттан артыгракка. Халыкның табигый кимүе күзәтелә. Туучыларга караганда үлүчеләр саны күбрәк. Бу үлү дәрәҗәсе артуы һәм туу кимү белән бәйле. Агымдагы елның 11 аенда 146 бала туды, район буенча 311 кеше үлде. Әлеге хәлнең объектив сәбәбе дип 1990 елларның демографик упкыны санала.

2018 елга кадәр Татарстан Республикасында бала тууны арттыруга юнәлтелгән өстәмә чаралар буенча комплекслы план кысаларында ЗАГС бүлеге демографик процессларның мониторингында актив катнашып кына калмый, ә гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, гаилә төзү институтын популярлаштыру, гражданнарга хокук белемнәре бирү буенча системалы эш алып бара. Ана капиталы сертификатларын, яшь гражданнарга паспортларны тантаналы шартларда тапшыру оештырыла. Яңа никахланышучылар өчен, гаилә стажлары зур булган парлар өчен әңгәмәләр, тренинглар үткәрелә.

Әңгәмәдәш - Гөлнара Хатбуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев