Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз-үзеңне дәвалау – куркыныч!

Табиблар белдергәнчә, яңа коронавирус инфекциясенең авыр формасы булганда тән температурасы 38 градустан югары күтәрелә, сулыш алу авырлаша, тәм һәм ис сизмәү күзәтелә.

Коронавирус инфекциясе белән авыручылар арасында үз-үзләрен дәвалаучылар арта бара. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре һәм журналистлар белән узган матбугат конференциясендә әйтелде. 
– Пандемиянең икенче дулкынында, ягъни көзен халыкның актив төстә үз-үзләрен диагностикалавы һәм дәвалавы күзәтелә. Коронавирус белән авырган якыннарыннан сорап белгән дәвалау схемасын әйләнә-тирәдәгеләргә тараталар, – ди ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш терапевты Диана Абдулганиева. 
Министрлык вәкиле үз-үзеңне дәвалауның тормыш өчен куркыныч булуын искәртте. Чөнки бу чир төрле кешедә төрлечә уза. Табиблар белдерүенчә, җиңел формадагы коронавирус инфекциясен дәвалауда гына да өч төрле схема кулланыла. Яңа коронавирус авыруын дәвалауда федераль дәрәҗәдә рәсми теркәлгән дару-препаратларны билгеләү мөһим. Моны табиб кына хәл итә. Чөнки шикәр диабеты, йөрәк, үпкә һәм югары кан басымы авырулары булучылар кабул иткән дарулар covid-19 вирусына каршы препаратларны кабул иткәндә авыр нәтиҗә күзәтелергә мөмкин, ди табиблар. Вирус йоктырганнан соң күзәтелгән югары температураны төшерүдә глюкокортикостероидлар (стероид гормоннар) куллану да куркыныч булуын искәртә белгечләр. Чөнки алар коронавирус инфекциясенең күпләп үрчүенә китерә икән. Очрашуда авыруны кисәтү һәм дәвалау максатында нинди дару-препаратлар кулланырга икәнен даруханә фармацевтларыннан түгел, табиблардан белешергә кирәклеге искәртелде. 
Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Идел буе федераль округында йогышлы авырулар буенча штаттан тыш баш белгече Ирина Кравченко сүзләренә караганда, дөньяда, шул исәптән республикада да covid-19ның авыр формасы белән чирләүчеләр күп мөрәҗәгать итә башлаган. 
– Проблеманың төрле аспектлары бар. Беренчедән, вирус үзгәреп тора. Авыручыларның үз-үзләрен дәвалау белән шөгыльләнүе әйләнә-тирәдәгеләрне күпләп зарарлый. Грипп сезоны башлану да авырлык тудыра. Шуңа күрә ОРВИ билгеләре күренү белән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – диде Ирина Кравченко. 
Белгечләр ассызыклаганча, авыруны вакытында диагностикалау коронавирусның катлаулы формасыннан саклап калырга, эпидемиягә каршы чаралар үткәрергә мөмкинлек бирә, инфекциянең гаиләдә, хезмәт коллективларында таралуына чик куя. 
“Вирусның организмга керү юллары – авыз һәм борын куышлыгы. Аларның санитар торышын яхшы тотсагыз, авырмассыз”, – диде Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы Александр Визель. Спикер битлек һәм перчаткалардан йөрергә киңәш итте. 
– Урамнан яки эштән кайту белән битлекне салып ташларга, кулларны юарга, авыз-борынны чайкарга кирәк. Күп тапкыр кулланылучы битлекләрне югары температуралы суда юарга. Бер тапкыр кулланыла торганнарын вакытында ташларга кирәк. Дөрес кулланылмаганда, битлек инфекция тарату чыганагы булырга мөмкин, – дип искәртте спикер.

Әлфинур Ногманова.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев