Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз вакытында ясалган прививкалар гына котыру авыруын булдырмый кала!

Кеше өчен дә, хайваннар өчен дә куркыныч, үлем белән тәмамланучы вируслы, йогышлы авыру. Бу авыру белән күпчелек имезүчеләр авырый.

Авырудан бердәнбер саклану чарасы булып антирабия вакцинасы тора, шунлыктан аны зарар күргәч, мөмкин кадәр иртәрәк кадый башларга кирәк. Кызганычка каршы, бар очракта да, аеруча үз хайваннары тешләгәннән соң, зыян күрүчеләр табибка мөрәҗәгать итмиләр. Шуны истә тотарга кирәк: йорт җәнлеге урамга чыга икән, ул авыру хайван белән бәйләнешкә керергә мөмкин. Шуңа күрә йорт хайваннарына котыру чиренә каршы прививка ясату зарур. Котыру авыруы җәнлек тешләгән, тырнаганда, авыру хайванның селәгәе һәм инфекцияле селәгәй эләккән предметлар аша йога.

Авыруны барлыкка китерүче вирус хайванда авыру билгеләре күренгәнче 10 көн алдан селәгәендә була. Хайван тешләүдән зыян күргән кешеләр моны белеп торырга тиешләр. Йорт хайваннары арасында авыру таратучылар булып этләр, песиләр, кыргый хайваннар арасында төлкеләр, бүреләр һәм төрле кимерүчеләр тора.

Хайван тешләүдән күп вакытта балалар зыян күрә, шунлыктан аларны йорт хайваннары белән аралашудан сакларга кирәк. Җәй көне табигатьтә ял иткәндә кимерүчеләрдән сакланырга киңәш ителә.

Хайван авырып киткәндә, бигрәк тә котыру авыруы симптомнары күренгәндә (селәгәй агу, йота алмый, көзән җыерып интеккәндә) якындагы ветеринария бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Әгәр сезнең этегез кемне дә булса тешләгән икән,моннан качарга тырышмагыз, киресенчә адресыгызны яки телефоныгызны әйтегез, этегезне ветеринар табибына каратырга алып барыгыз. Хайван хуҗасы малы өчен административ җаваплылык тота. Зыян күргән кеше авыр имгәнү алган, яки үлгән очракта хуҗа "Хайваннарны тоту тәртибен" бозган өчен җинаять җаваплылыгына тартыла.

Кешедә котыру авыруын үз вакытында профилактик прививка ясатып кына булдырмый калып була. Антирабия прививкасы никадәр иртәрәк ясалса, шул кадәр иммунитет эшләп чыгару тизрәк була. Котыру авыруын профилактикалау максатыннан, барлык зыян күрүчеләр дә медицина бүлегенә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Котыруга каршы прививкалар бушка, мәҗбүри медицина иминияте полисына бәйсез рәвештә ясалуын исегезгә төшерәбез.

Үз вакытында ясалган прививкалар гына котыру авыруын булдырмый кала!

ТР Россельхознадзор идарәсе дәүләт инспекторлары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев