Үз хокукларыңны беләсеңме?
15 март – Бөтендөнья кулланучыларның хокукларын яклау көне.
Һәр кеше – кулланучы. Без азык-төлек, кием-салым, техника сатып алабыз, төрле хезмәтләрдән файдаланабыз. Әмма товар сатып алганда хокукларыбыз бозылган очраклар да аз түгел. Узган ел җирлегебездә шундый – 276, быелга чыккач 42очрак теркәлде. Алар нигездә сыйфатсыз көнкүреш техникасы сатып алу һәм өй җиһазларын вакытында китермәү белән бәйле.
– Элегрәк үз хокукларын яклап мөрәҗәгать итүчеләр саны бармак белән генә санарлык иде. Хәзер һәрберебез дә законнарны белә, шуңа күрә безгә мөрәҗәгать итүчеләр дә арта. Ә өлкән буын үз хокукларын бик белеп бетерми. Кайбер сатучылар шуннан файдалана да, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.
Сатучылар “распродажа” дип сатылган товарларны кире алудан баш тарта. Бу дөрес түгел, ди белгечләр. Сатып алучының товарга дәгъвасы булган очракта, ул аны кире кайтара ала. Товарның чегы булмау да акча кайтармау өчен сәбәп була алмый.
– Райондашларыбыз товар сатып алганда беренче чиратта аның куллану һәм саклану вакытына, пакетына зыян килмәгәнлегенә игътибар итсен иде. Бөтен кеше дә юридик белемгә ия түгел. Товарның бозылган булуын белгәннән соң да, кире кайтарырга авырсынучылар бар. Үземнең дә сыйфатсыз товарга юлыкканым булды. Сатучыларга мөрәҗәгать иткәннән соң, я товарны алыштырып, я акчаны кайтарып бирәләр. Әйбер сатып алгач, чегын саклыйм. Алай товарны кире кайтару да, акчаны алу да җайлырак, – ди Алена Виноградова.
Республика дәүләт алкоголь инспекциясеннән хәбәр итүләренчә, район кибетләрендә сыйфатсыз алкоголь продукциясе дә еш күренә башлаган. Узган ел авыллардагы һәм район үзәгендәге 24 сәүдә ноктасыннан барлыгы 68 литр сыйфатсыз спиртлы эчемлек табылган иде. Әлеге алкоголь продукциясе тулысынча юкка чыгарылды.
– Авыл кибетеннән манный ярмасы сатып алган идем. Ярма арасыннан кортлар чыкты. Шунда ук кеше хокукларын яклаучы белгечкә киттем. Ярманың яраклылык вакыты өч ай элек чыккан булуы ачыкланды. Миңа акчаны икеләтә арттырып кайтардылар. Бер туганым улына ноутбук алган иде. Сатучы әллә ничекләр итеп мактаган, өстәмә гарантия дә биргән. Өйгә кайтып, документларны ачып карагач кына аның кирәксез нәрсә булуын аңлаганнар. Иминият өчен түләнгән акчаны да кире кайтарып алып була икән, – ди райондашыбыз Әминә апа Вәлиева.
Алдарлар үз хокукларын белгән кешеләрдән курка. Үзенең хаклы булуын исбатлый алучы кешеләргә беркайчан да сыйфатсыз яки куллану вакыты чыккан товар тәкъдим итмиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев