Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Үз эшен ачкан Татарстан вәкиле Россиядә беренче булып биржада килешү төзеде

Бүгенге көндә республикада 17 мең үзмәшгуль граждан теркәлгән.

Казан, 4 июль, «Татар-информ»). Кичә, 3 июльдә, һөнәри керемгә салым түләүче Алексей Белов һәм ТР Икътисад министрлыгы арасында алюминий профильдән табличкалар эшләү һәм монтажлау буенча Россиядә беренче килешү төзелде. Башкаручы Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгының биржа мәйданчыгындагы сәүдә нәтиҗәләре буенча сайлап алынды. Килешү буенча 43 560 сумлык эшләрне Алексей 2 атна эчендә башкарырга вәгъдә итә.

«Бу - биржа мәйданчыгында үзмәшгуль граждан белән төзелгән беренче килешү. Без потенциаль заказчыларга да, биржа мәйданчыгында үз хезмәтләрен тәкъдим итәргә әзер булган фрилансерларга да үрнәк күрсәтүебезгә шат», - дип искәртте ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев.

Алексей Белов 2019 елның мартында рәсми рәвештә үзмәшгуль буларак теркәлгән, аның өчен табличкалар ясау – өстәмә керем чыганагы. «Мин яңа салым режимы белән таныштым һәм ул шактый кызыклы тоелды», - диде ул.

«Ул – Россиядә беренче, чөнки бары тик Татарстан гына үзмәшгульләргә сатып алуларда катнашу мөмкинлеге бирде. Шулай да башка төбәкләрдәге үзмәшгуль гражданнар да бу мөмкинлектән файдалана ала», - дип искәрттеләр ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Бүгенге көндә республикада 17 мең үзмәшгуль граждан теркәлгән. Яңа салым режимыннан керем күләме ел дәвамында 2,4 миллион сумнан артып китмәгән физик затлар һәм шәхси эшкуарлар файдалана ала. Керемнәрне легальләштерү гражданнарга түләү сәләтен расларга, торакка, белем алуга (һ.б.) кредит рәсмиләштерергә ярдәм итәчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/04/189251/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев