Реклама
Яңалыклар
Йөзүчеләр ГТО тапшыра
“Тамчы” бассейнында йөзү буенча ярышлар узды. Ярышларны ГТО нормативларын тапшыру буенча тест-бәйге дип тә атады бәйгене оештыручылар. Чарада район мәктәпләренең 1-9 сыйныфларыннан 94 укучы катнашты.
– Җирлегебездә “Хезмәткә һәм оборонага әзер” (ГТО) комплексы нормативларын тапшыру буенча максатчан эш алып барыла. Шунысы куандыра, спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаучы ГТО нормалары кабаттан тормышыбызга әйләнеп кайтты. ГТО нормативларын һәркем тапшыра ала. Аның беренче баскычы 6-8 яшьлек балалар өчен каралган. Бүген шушы яшь аралыгындагы балалар – 1-2 сыйныф укучылары да ирекле стиль белән йөзү буенча ярышты, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Расыйл Фәттахов.
Йөзү ярышлары дүрт яшь баскычы буенча алып барылды – 1-2 сыйныфлар, 3-4 сыйныфлар, 5-6нчылар һәм 7, 8, 9 сыйныф укучылары. Нормативлар һәр яшь төркеме буенча аерылып торды.
–.Үз теләгем белән ГТО нормативларын тапшырырга килдем. Күкрәк билгесе аласым килә. Ул ниндидер зур хыяллар дөньясына алып бара кебек. Миңа 10 яшь, лицейның 4 сыйныфында укыйм. Дүртенче ел инде йөзү белән шөгыльләнәм. Фәрхат Хәбибуллин кул астында шөгыльләнәм. Киләчәктә зур ярышларда катнашасым, оста йөзүче буласым килә, – ди Илзир Гәрәев.
Һәр яшь баскычы буенча иң яхшы йөзүче өч егет һәм өч кыз билгеләнде.
– Бу ярышларда нормативка бер бала сыеша алмады һәм ГТОны тапшыра алмады. Ике укучы – көмеш, дүртесе – бронза, калганнары алтын күкрәк билгесенә ия булдылар. Мөслим гимназиясе, Михайловка һәм Олы Чакмак мәктәпләре, спорт мәктәбе укучылары бәйгедә аеруча активлык күрсәтте. Башка мәктәпләр дә алар үрнәгендә ярышларга тартылсын иде! – диде бәйгенең баш хөкемдары Алмаз Дәүләтшин.
Җиңүчеләргә район ГТО үзәгенең Мактау грамоталары һәм медальләре тапшырылды.
– Киләчәге өметле булган, актив һәм сәләтле балалар шушындый төр бәйгеләрдә ачыклана иде. Мисал өчен, лицейның 7 сыйныф укучысы Динар Шәфигуллин, гимназиянең 5 сыйныф укучысы Әминә Хафизова шундыйлар рәтендә, – ди Алмаз Дәүләтшин.
Балаларга да, яшүсмер һәм өлкәннәргә дә спорт белән шөгыльләнү өчен җирлегебездә бөтен мөмкинлекләр дә бар. “Нептун” һәм “Тамчы” бассейннарында алты тренер кул астында бүген 116 бала шөгыльләнә.
Лилия Шәймиева.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев