Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Ювелир әйберләрне ничек сайларга

2019нчы елның 12 декабреннән кыйммәтле метал­лардан яисә ташлардан ясал­ган ювелир эшләнмәләрне он­лайн сату рөхсәт ителде. Әмма ювелир эшләнмәләрне сатуның барлык кагыйдәләре үтәлүе шарт.

Ювелир әйберләр һәм кыйммәтле металлардан эшләнгән башка әйберләр са­тылучы урынның фирма исеме, юридик зат яисә шәхси эшмәкәр мәгълүматлары, эш сәгатьләре күрсәтелгән вывескасы булырга тиеш. Бу – сәүдә объекты нинди зурлыкта булса да мәҗбүри таләп.

Ро ссия Федерация се территориясендә җитештерелгән, илгә кертелгән, закон нигезендә келәймә сугылырга тиеш­ле ювелир эшләнмәләр һәм кыйммәтле металлардан эшләнгән әйберләрне сату бары тик аларда дәүләт проба келәймәсе оттискы, шулай ук именник оттискы (безнең илдә җитештерелгән эшләнмәләр өчен) булганда гына башкарыла.

– Россия Федерациясендә пла­тина өчен – 850, 585, алтынга – 999, 958, 916,875, 750, 585, 583, 500, 375, көмеш өчен – 999, 960, 925, 875, 830, 800, палладий өчен 850, 500 пробалары билгеләнгән.

Дәүләт проба келәймәсе от­тискыннан башка безнең илдә җитештерелгән массасы 3 граммнан артмаган (вставкадан тыш) ювелир һәм башка көмеш әйберләрне генә сату рөхсәт ителә, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспек­циясе Түбән Кама территориаль бүлеге өлкән белгече Алена Ви­ноградова.

Ювелир һәм кыйммәтле ме­таллардан һәм (яки) кыйммәтле ташлардан башка эшләнмәләрнең пломбалы ярлыклары булыр­га тиеш. Ярлыкларда әйбернең, аны җитештерүченең исеме, кыйммәтле металлның төре, артикулы, пробасы, массасы, вставканың төре һәм характери­стикасы, шул исәптән кыйммәтле ташның сыйфат-төс һәм бәя ха­рактеристикасын үзгәрткән эшкәртү ысулы, әйбернең бәясе (вставкадан кала әйбернең 1 грам­мы бәясе) күрсәтелә. Вставка сый­фатында ясалма материал кулла­нылганда ярлыкларда бу ташның кыйммәт булмавы күрсәтелү шарт булып тора, ди Алена Виноградо­ва.

Сатучы сатып алучыга эшләнмәне җитештерүченең адресын һәм фирма исемен, га­рантия вакытын (булган очрак­та), яраклылык вакытын, бәясен (сумнарда) һәм товарны са­тып алу шартларын (кредит һ.б.) җиткерергә бурычлы.

Җитешсезлеге булган яисә кул­ланышта булган товарны сатып алу үзенчәлекләре турында да бе­леп торырга кирәк. Югарыда са­налган мәгълүматтан тыш, сату­чы җитешсезлек турында яисә товарның кулланышта булуы ту­рында язмача хәбәр итәргә тиеш. Бу мәгълүмат товар чегында, яр­лыкта яисә эшләнмә белән бергә бирелүче теләсә кайсы документ­та языла. Сатучы шулай ук товар­га теркәп җибәрелүче документ­лар белән дә таныштырырга бу­рычлы, ди ТР Дәүләт алкоголь ин­спекциясе Түбән Кама территори­аль бүлеге өлкән белгече Алена Виноградова.

Касса чегында товарның исе­ме, пробасы, кыйммәтле ташның төре һәм характеристикасы, арти­кулы булмаса, товар белән бергә сезгә сатучысы, сату датасы һәм товар бәясе күрсәтелгән товар чегы да бирелергә тиеш. Товар­ны саткан зат аңа имзасын куя.

Ювелир эшләнмәләрне сатып алганда игътибарлы булыгыз. Чөнки эшләнмә сыйфатлы булса да, размеры, фасоны буенча туры килмәсә, аны кире тапшырып яисә охшашка алыштырып булмый.

Мөнирә Арсланова.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама