Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ютәл генә димәгез!

Соңгы араларда балаларда ютәл күзәтелә башлады. Район үзәк хастаханәсендә рәсми саннар теркәлмәсә дә, авыручылар шактый. Балалар бакчаларына йөрүче нәниләр санының кимүе дә шуны раслый.

– Ел саен нәрсә дә булса килеп чыга. Узган ел, кызымның эче китеп, косып интекте. Ул гына түгел, бөтен бакчалары белән диярлек “кырау суккан” иде. Быел көчле ютәл белән интегәләр. Безнең төркемдә генә берьюлы 7-8 бала ютәлли башлады. Вируслы ютәлдер дип, баланы бакчага илтми торабыз әле, – ди райондашыбыз Алия Вәлиева. 
Сабый ютәлли башлау белән әти-әни аны үзлегеннән дәваларга тотына. Һәр гаиләдә ингаляция аппараты да, төрле үлән төнәтмәләре дә, даруы да бар анысы. Ләкин, табибка бармыйча, үз белдегең белән дәвалануның нәтиҗәләре куркыныч булырга мөмкин. 
– Табиб телефон аша баланы карый, диагноз куя алмый. Һәр организмның үзенчәлекләрен исәпкә алып дәвалау таләп ителә, – ди үзәк хастаханә педиатры Флүр Ханов. – Кышкы чор, гадәттә, ютәл-йөткерүләргә бай була. Бигрәк тә иммунитеты ныгып җитмәгән сабыйларның организмы чирләргә тиз бирешә. Ютәлне вируслы, бактериаль төрләргә аерып карарга була. Бүген без “кискен респиратор авыруы” дигән диагноз куябыз. Сезоны керде, дип әйтергә була. Ел да шулай: студентлар кайтып киткәч, балалар ныграк чирли башлый. Шәһәрдән төрле вируслар ияреп кайту белән аңлатыла бу. Бу арада беренчел авыру белән көнгә 8-10 бала кабул итәбез. Араларында бик кечкенәләре дә, мәктәп укучылары да бар. 
Шунысы куандыра: җирлегебездә грипп белән авыру очраклары теркәлмәгән. Коронавирус та, шөкер, Татарстанга килеп җитмәгән. Кайберәүләр аны уйдырма дип кенә кабул итә. Мәгълүмат чаралары, “Кытай вирусы”на шикләнеп, Казан хастаханәләренә мөрәҗәгать итүчеләрнең диагнозы расланмавы турында хәбәр итә. Һава юлы белән тапшырылучы яңа төр авыруның ОРВИ белән охшаш, әмма тиз арада пневмониягә күчүе билгеле. 
– Шөкер, әлегә районда грипп очраклары теркәлмәде. Монда халыкның үз вакытында вакцинация үтүенең дә уңай йогынтысы бардыр. Билгеле булганча, гриппка каршы ясалган прививка авыруны җиңелрәк кичерергә ярдәм итә, – ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. – Соңгы арада даруханәләрдән медицина битлеген күпләп алалар. Ләкин битлек кенә вируслардан саклап кала алмый. Беренче чиратта, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, бит-кулларны сабын белән ешрак юу, термик ысул белән эшкәртелгән ризык куллану, күп итеп су эчү мөһим. Чирләгәндә сабыйның тән температурасы югары күтәрелә, каны да куера. Бу организмның күпләп су югалтуына китерергә мөмкин. Температура югары булу сәбәпле, сулыш алу авырлаша һәм кабаттан күпләп су югалуга китерә. Нәтиҗәдә сулыш органнарында җыелган какырык та куера һәм кибә. Әти-әни баласын әллә нинди препаратлар белән дәвалый, сабый өзлегүгә кадәр барып җитә. Дәвалауны бары тик табибның гына дөрес билгели алуын онытмасагыз иде! 
Табиблар авыруны башлангыч стадиядә ачыклау һәм дәвалау уңайлырак булуын искәртә. Үз белдегегез белән дәваланып, вакыт үткәрмәгез. 
Лилия Шәймиева.

 

Фото-Pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев