Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Юлларда игътибарлырак булыйк

Соңгы ике атнада республика юлларындагы ике зур юл-транспорт һәлакәтендә дүрт кеше һәлак булды.

ДАИ хезмәткәрләре аварияләрнең сәбәбе шоферларның игътибарсызлыгында дип бәяли. “Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.7 пункты нигезендә шоферга арыган хәлдә транспорт чарасы белән идарә итү тыела. Чөнки бу юл хәрәкәте иминлегенә куркыныч тудыра. Күп кенә шоферларны туктатканда аларның арыганлыгы йөзләренә чыккан була. Машина йөртүчеләргә физик арыганлык чиген узмаска, ял итү өчен вакытында туктарга, юлларда игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Март аена кердек дип, күпләр машиналарына җәйге көпчәкләр дә куеп өлгергән. Бу бик куркыныч, кышкы көпчәкләрне алыштырырга иртә әле! Тотрыксыз һава торышы юлларда бозлавык тудыра. Узган атнада шундый бер шофер машинасы белән әздән генә зур һәлакәткә юлыкмый калды. Юлларда игътибарлырак булсагыз иде!” – дип хәбәр итә ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев