Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Юлларда гомерләр өзелмәсен!

Ел башыннан җирлегебездә механик характердагы 176 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Аларның бишесендә кешеләр төрле дәрәҗәдәге тән җәрәһәтләре алган.

Район үзәгендәге юллар торышына зарланырлык түгел. Узган ел – Кооператив, быел Яшьләр урамына яңа асфальт түшәлде. Бу урамнан йөрүче шоферлар юлларның тигезлегенә рәхмәт әйтеп туя алмый.

Быел Мөслим урамнарында бик күп ясалма калкулыклар куелды, искеләре яңартылды. Подстанция янында яңа ясалма калкулык урнаштырылды. Бу – машина күп йөрүче иң зур участокларның берсе. Яшьләр урамында, Чаллы яклап кергән тукталыш янында калкулыклар эшләнде. Кооператив урамында “Мөслим икмәге” янында – ике, иске мәчет янында – бер, Пушкин урамында – халык телендә “эт тыкрыгы” дип йөртелүче юл чатында ике ясалма калкулык куелды. Тизлекне киметү максатыннан мондый калкулыклар бик кирәк. Алар җәяүле кичүенә кадәр машиналар хәрәкәтенең тизлеген киметү максатыннан ясала. Юллардагы иминлек, хәрәкәт куркынычсызлыгы һәрвакыт игътибар үзәгендә булганда гына халыкның тыныч тормышы гарантияләнә, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Социаль-икътисадый хәлнең торышы, халыкның шәхси иминлеген тәэмин итү юллардагы вәзгыятькә турыдан-туры бәйле, дип юкка гына әйтмиләрдер. Техника һәм җәяүлеләр хәрәкәте югары булган район үзәгендә шактый күләмле эшләр башкарылуын берәү дә инкарь итмәс.
– Җирлегебездә җәяүлеләр юлы – тротуарлар ясау буенча да масштаблы эш башкарыла. Халык яз-көз резин итек киеп йөргән елларны онытты. Мөслимебез гел шулай чиста, төзек булгандыр төсле, – ди Мөслим авыл җирлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов. – Ел саен юл фонды хисабына урам юллары асфальтлана. Урамнарга яктырткычлар кую да иминлекне тәэмин итү максатында эшләнә. Узган ел гына да Мөслим урамнарына 750 данә яктырткычлар куелды. Быел тагын 150 данә яктырткыч куелачак. Авария куркынычы зур булган участокларда, аеруча мәгариф учреждениеләре тирәсендә светофорлар куелды, җәяүлеләр өчен юл кичүләре ясалды. Юлларда разметкалар да яңартылды.
Мөслим эчендә тугыз светофор бар. Соңгы икесе – күпер башында һәм Яр Чаллы юлындагы урам чатында урнаштырылды. Дәүләт программасы буенча куелган светофорлар шушы көннәрдә эшли башлаячак.
Мөслимдә “Имин шәһәр” программасы буенча 130 камера эшли. Күзәтү камералары Мөслимнең кеше күп йөри торган урыннарына, машина тукталышларына, светофорларга куелган.
– Күзәтү камералары бик күп караклык очракларын ачыкларга ярдәм итә. Бәхәсле очраклар булганда, гаеплеләрне ачыклаганда камералардагы видеоязмалар белән эшлибез. Соңгы арада велосипед урлау очраклары да теркәлде. Каракларның кем булуы камералар ярдәмендә ачыкланды, – ди Айнур Хәйретдинов.
ДАИ хезмәткәрләре иминлекне саклау максатыннан төнге постлар эшен тагын да көчәйтте. Юлдагы имгәнүләрне һәм һәлакәтләрне киметү максатыннан төрле операцияләр үткәрелә. Транспорт чараларын тикшерү буенча уздырылучы “Тоннель” операциясе, “Иминлек атналыгы”, “Күренеп тор” профилактик акцияләре үз нәтиҗәләрен биргән. Ел башыннан исерек килеш транспорт чарасы белән идарә иткән 78 шофер тоткарланган, шуларның 16сы – алкогольле эчемлекләр кулланып, кабаттан руль артына утыручылар. Исерек шоферларның өчесе хатын-кыз булуын да билгеләп үтә ДАИ хезмәткәрләре.
Кәеф-сафа коручы яшьләр дә юлларда киеренкелекне арттыра. ДАИ хезмәткәрләре хәбәр итүенчә, сентябрьнең соңгы ункөнлегендә республикада җәяүлеләрне бәрдерү очраклары арткан. Авариягә эләгүче җәяүлеләрнең берсендә дә яктырткыч элементлар булмаган.
– Балалар юл йөрү кагыйдәләренә аеруча игътибарлы булырга тиешләр. Җәяүле кичүеннән транспорт чарасын, әйтик, велосипедны этеп алып чыгу шарт. Скутер-мопедта 16 яшь тулгач кына йөрергә ярый. Кагыйдә бозган үсмерләргә карточка төзелә, җавапны әти-әни тота, бала исә балигъ булмаганнар комиссиясенә исәпкә куела, – ди ДАИ инспекторлары.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев