Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Юллар төзекләнә

Үзара салым акчасына районыбызда күп эш башкарыла. Авыл җирлекләрендә бу средстволарны башлыча урамнарны яктыртуга, юлларны төзекләндерүгә юнәлтәләр. Күптән түгел Метрәй авыл җирлегендә дә масштаблы эш башланды: быел җыелган үзара салым акчасына Метрәй авылының урамнары төзекләндерелә. Салкын Чишмә, Яшьләр һәм Кооператив урамнарында юлларны күтәртү һәм графий җәю бара. Әлеге эшләрне "Мост"...

Үзара салым акчасына районыбызда күп эш башкарыла. Авыл җирлекләрендә бу средстволарны башлыча урамнарны яктыртуга, юлларны төзекләндерүгә юнәлтәләр. Күптән түгел Метрәй авыл җирлегендә дә масштаблы эш башланды: быел җыелган үзара салым акчасына Метрәй авылының урамнары төзекләндерелә. Салкын Чишмә, Яшьләр һәм Кооператив урамнарында юлларны күтәртү һәм графий җәю бара. Әлеге эшләрне "Мост" җәмгыяте алып бара. Яшьләр урамында инде эш төгәлләнде. Авыл башлыгы Рунар Сәхбетдинов сүзләренчә, болар белән генә такталып калмаячаклар. Метрәй авыл җирлегенә караган башка авылларда да юлларны төзекләндерәчәкбез, диде ул

Авыл юлларына инде күптәннән ремонт кирәк иде, яз-көз айларында урамнарга керерлек булмады. Авыл җирлеге башлыгына чын күңелемнән рәхмәт әйтәсем. Үзара салым акчасы кайда, ни өчен тотылганын да күреп торабыз. ди авыл халкы

Метрәй авылының үзәк урамында да төзекләндерү эшләре бара. Монда юлны күтәртәләр һәм ком-чуерташ катнашмасы җәяләр. Үзәк урам федераль юлларга карый, биредә эшне Яр Чаллы шәһәренең "ТатАвтодор" җәмгыяте башкара. Төзекләндерү эшләре октябрь ахырына тәмамланыр, дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Юллар төзекләнә

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев