Реклама
Яңалыклар
Юллар хаталарны гафу итми!
Исерек хәлдә машина йөртүче шоферлар саны кимеми.
Статистика мәгълүматлары буенча республикада алкогольле эчемлек кулланган хәлдә автотранспорт белән идарә итүчеләр саны елдан-ел арта бара. Безнең җирлектә дә бу сан куанырлык түгел. Узган ел 87 шофер исерек хәлдә тоткарланган булса, 2021 ел башыннан бу сан 20гә җиткән.
– Исерек шоферлар белән көрәшү максатында телеграм-канал да булдырылды, “Авыл утлары” газетасында исемнәрен дә бастырып чыгардык. Ләкин, ни кызганыч, нәрсә генә уйлап чыгарсаң да, исерек килеш руль артына утыручыларны туктата алмыйсың. Андыйлар үзләре турында уйламасалар да, башкаларны куркыныч астына куюларын онытмасын иде! Исерек шоферларның барысы да машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителә, зур суммада штрафка тартыла. ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан атна саен шундый төр кагыйдә бозучы унлап шофер тоткарлана, – диде районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Исерек хәлдә эләккән шоферлар ДАИ хезмәткәрләре алдында ничек кенә акланмый. Кайберләре “компот кына эчкән идем” дип алдамакчы була. Икенчеләре: “Беренче генә эләгүем бит, зинһар, җибәрегез!” – дип ялвара. Кызу канлылар үзләренчә янау-куркытуга кадәр барып җитә, арада “ришвәт” тәкъдим итүчеләре дә очрый икән. Соңгыларына закон нигезендә эш кузгатырга да була, югыйсә.
– Юлларда исерекләрдән тыш башка төр хокук бозучылар да еш очрый. “Иминлек каешы” оператив-профилактик чарасы барышында ваемсыз шоферлар белән еш очрашырга туры килә. Чараның төп максаты – юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан куркынычсызлык каешларын куллану буенча административ хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау. РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 2.1.2 пункты нигезендә куркынычсызлык каешлары белән җиһазланган транспорт чарасын йөртүче сак булырга һәм пассажирларны каеш эләктермәгән хәлдә йөртмәскә тиеш. Балаларны махсус креслода йөртү, шоферның һәм пассажирларның каеш эләктерүе беренче чиратта иминлек өчен кирәк. Ел башыннан әлеге төр хокук бозу өчен 105 беркетмә төзелде, – ди ДАИның өлкән инспекторы Феликс Мәгъданов.
Мөслимдә “Тоннель” операцияләре дә еш уза. Рейд вакытында ДАИ инспекторлары шоферларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәүләренә генә игътибар итеп калмый, автотранспорт документларының тәртиптә булуларын да тикшерә. Язгы каникуллар чорында “Игътибар: балалар!” операциясе дә бара. Операция башлануның беренче көннәрендә үк юл йөрү кагыйдәләрен бозган 5 яшүсмергә карточкалар төзелгән. Җәяүле кичүендә юл бирмәгән 3 шофер җаваплылыкка тартылган.
Кеше юлларда күзәтелгән фаҗигаләрдән, башкаларның хаталарыннан сабак алырга, аларны кабатламаска тиеш. Кызганыч, бу хакыйкать һәркайсыбызның да аңына барып җитми шул.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев