Һәлакәтләр, нигездә, тизлек режимын сакламау белән бәйле. Авария ситуациясе килеп чыкканда машина йөртүче кирәкле чараны күрергә өлгерә алмый кала. Тизлек педаленә баса башлаганда ук һәр йөртүче үзенең һәм якын-тирәдәгеләренең гомере һәм сәламәтлеге турында уйлый башларга тиеш. Статистикадан күренгәнчә, барлык һәлакәтләрнең 13 проценттан артыгы юлда үз-үзен тота белмәүчеләр аркасында чыга. Шул ук вакытта аварияләрнең 30 проценттан артыгы кеше үлеме белән тәмамлана.
Тизлек режимын сакламаучылар, КоАПның 12.9 маддәсе кысаларында, административ җаваплылыкка тартыла. Билгеләнгән тизлекне 20дән 40 км/сәгатькә кадәр арттырганда - 500 сум, 40тан 60 км/сәгатькә кадәр 1500 сум штраф салына. Бер ел эчендә бу төр хокук бозу икенче мәртәбә кабатланса, сезгә 2500 сум күләмендә штраф киләчәк.
Әгәр видеоприбор билгеләнгән тизлекне 60тан 80 км/сәгатькә кадәр арттыруны теркәсә, штраф шулай ук 2500 сумга кадәр булачак. Мондый хокук бозу ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан теркәлсә, йөртүчегә 6 айга кадәр таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Тизлек 80км/сәгатькә артык булса, 5000 сум штраф түләргә яисә 6 айга кадәр правасыз калырга туры киләчәк.
Ә юлда бик әкрен барырга ярыймы соң? Кагыйдә моны рөхсәт итә, ләкин башкаларга комачаулык тудырмасаң гына. Иң дөресе - юлда билгеләнгән тизлек белән хәрәкәт итү, дип белдерә район ЮХИДИ бүлеге башлыгы Шамил Ганиев.
Нет комментариев