Реклама
Яңалыклар
ЮХИДИ штрафларны түләмәгән өчен җаваплылык булуын искәртә
Административ штраф ике ай эчендә түләнергә тиеш.
“Административ штраф ике ай эчендә түләнергә тиеш. Әлеге таләпне үтәмәгән 56 кеше Административ хокук бозулар кодексының 20.25 маддәсе беренче бүлеге буенча җавапка тартылды”, – дип хәбәр итә Мөслим районы буенча ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов. Бүгенге көндә 200дән артык кешенең юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен түләнмәгән штрафлары исәпләнә. Бурычлары булган 6 кешенең машиналарына арест салынган. Штрафын 60 көн эчендә түләмәгән кешеләргә карата закон катгый. Андыйлар түләнмәгән штраф суммасын ике мәртәбә арттырып түләргә яисә 15 тәүлеккә кадәр арестка тартыла. Ел башыннан бирле районда “әҗәтле” 29 кеше штрафын икеләтә арттырып түләгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев