Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

ЮХИДИ инспекторлары рейдка күпфатирлы йортларның ишегалдына рейд тикшерүе белән чыкты

Тикшерү вакытында ашыгыч хезмәтләргә керү юлын тоткарлаган өч машина хуҗасына административ беркетмәләр төзелде.

Район башкарма комитет юристы һәм ЮХИДИ инспекторлары рейдка күпфатирлы йортларның ишегалдына рейд тикшерүе белән чыкты. Транспорт чаралары өчен һәр йорт ишегалдында парковкалар булса да, шоферлар машиналарын кайда тели, шунда ташлап китә. Тикшерү вакытында ашыгыч хезмәтләргә керү юлын тоткарлаган өч машина хуҗасына административ беркетмәләр төзелде. “Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машинасы яисә башка ярдәм күрсәтү техникасы юлга аркылы торган машинаны узып үтә алмый. Юлдагы киртәләр кайвакыт санаулы минутларны юк чыгара. Машинасын тиеш түгел урында калдырган,тротуарга аркылы куелган, я яшел зонада торган машинага тап булсагыз, “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы ярдәмендә кагыйдә бозучыны фотога төшереп, кирәкле инстанциягә юллый аласыз”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев