ЮХИДИ инспекторлары күпфатирлы йортларның ишегалларына рейд тикшерүе белән чыкты
Транспорт чаралары өчен һәр йорт ишегалдында парковкалар булса да, шоферлар машиналарын кайда тели, шунда куя.
Район Башкарма комитеты юристы һәм ЮХИДИ инспекторлары күпфатирлы йортларның ишегалларына рейд тикшерүе белән чыкты. Транспорт чаралары өчен һәр йорт ишегалдында парковкалар булса да, шоферлар машиналарын кайда тели, шунда куя. Тикшерү вакытында ашыгыч хезмәтләргә керү юлын каплаган өч машина хуҗасына административ беркетмә төзелде. “Ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү машинасы яисә башка ярдәм күрсәтү техникасы юлга аркылы торган машинаны узып үтә алмый. Тиешсез урында калдырылган, тротуарга аркылы куелган, я яшел зонада торган машинага тап булсагыз, “Халык инспекторы” мобиль кушымтасы ярдәмендә кагыйдә бозучыны фотога төшереп, кирәкле инстанциягә юллый аласыз”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев