Югары Табынга – су, Түбән Табынга клуб кирәк!
Түбән Табын авыл җирлегенә алты авыл керә. Халык саны да күп – 345 хуҗалыкта 824 кеше яши.
Җирлектә мал асраучылар да аз түгел: 524 мөгезле эре терлек, 400дән артык сарык-кәҗә асрыйлар. “Туган як” агрофирмасыннан тыш ике фермер хуҗалыгы эшләп килә.
Халыкның тормыш- көнкүрешен яхшыртуда үзара салым зур роль уйный. Юлларны карап тоту, урамнарны яктырту, зиратларны төзекләндерү һ.б. мәсьәләләр шушы акчага хәл ителә. Су белән тәэмин итү мәсьәләсе дә шушы программа нигезендә чишелеш таба. Югары Табында үзара салым хисабына 800 метр озынлыгында суүткәргеч салганнар, Тугашта янгын сүндерү машинасына су алу урыны ясалган, Тегермәнлектә чишмә төзекләндерелгән. Югары Табында бу юнәлештә эш дәвам итәчәк. Шул максаттан Югары Табында үзара салымны 3 мең сумнан җыярга булганнар. Авылда кимендә 1 километр озынлыгында суүткәргеч салырга планлаштыралар. Район җитәкчелеге дә бу юнәлештә ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Мәктәпкә койма кою да күздә тотыла. Тамьянда да су скважинасына ремонт күздә тотыла. Түбән Табында төп игътибар зиратка биреләчәк кебек: биредә койма ремонты һәм йорт салу планлаштырыла. Тугашта мәдәният йорты коймалы булачак һәм зиратка капка-койма ясалачак. Тегермәнлектә иң зур эш юллар ремонты белән бәйле булыр кебек.
Узган ел “Балаларның җәйге ял лагерена юл” республика программасы нигезендә Түбән Табын урамына 700 метр озынлыгында асфальт юл салынган. Җирлек башлыгы Рөстәм Кыяметдинов, бу юнәлештә 300 метр грунтлы юл калуын искәртеп, асфальт салуны дәвам итүне сорады. Авыл халкы исеменнән чыгыш ясаган Расих Әхтәмов та Югары Табынны сулы итүне, Түбән Табында клуб салуны һәм Тугашта Вахитов урамында юллар торышына игътибар итүне сорады. Тугашның әлеге урамында асфальт юл булган, шуңа күрә гравий җәеп булмый, ди ул.
Югары Табын авылы имамы мәчетнең кыегын профнастил белән эшләүне һәм зиратка юлны күтәртүне сорады.
Мәлләтамак авыл җирлегендә су белән тәэмин итүдә проблемалар юк кебек. Җирлек башлыгы бу юнәлештә эшне “канәгатьләнерлек” дип атады. Су башнясы территориясен койма белән әйләндереп алганнар, будка, тротуар ясаганнар. Яңа скважина казыганнар. Мәлләтамакның Кооператив һәм Тукай урамнарына яңа суүткәргечләр салганнар. “Тукай урамыннан Кооператив урамына турыга су линиясен суздык”, – ди җирлек башлыгы Хәмзә Хөсәенов. Быел, үзара салым ярдәме белән, бу эшне дәвам итәргә планлаштыралар. Моннан тыш үзара салым хисабына урам утларын ремонтлау, чүплеккә рекультивация ясау, зиратларны төзекләндерү (алар – бишәү), хуҗасыз ихаталарга койма кою күздә тотыла.
Демографик ситуациягә килгәндә, җирлектә 292 хуҗалык исәпләнә, 634 кеше яши. Узган ел җирлектә ике егет һәм бер кыз гаилә корган. 11 кеше якты дөнья белән хушлашкан, 8 бала туган. “Мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар саны – 119. Әмма аларның барысы да авылда яшәми”, – ди җирлек башлыгы. Башлангыч мәктәптә 9 укучы белем ала, балалар бакчасына 16 сабый йөри.
Мәлләтамак җыенында халыктан сораулар кермәде. Халык тормыш-көнкүрешеннән канәгать димәк.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев