Югары бәя алдылар
Яңалыклар

Югары бәя алдылар

Җаваплылыгы чикләнгән “Мелиорация” Мөслим предприятиесе” җәмгыяте Казанда көзге ярминкәдә катнашты. 

Башкаланың агросәнәгать паркында узган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә алар карабодай, арпа, солы, борчак белән сату итте. “Ярминкәдә продуктлар зур ассортиментта тәкъдим ителде. ТР Хөкүмәте башлыгы А. Песошин безнең продукциягә югары бәя бирде”, – дип сөенечләрен уртаклашты оешма җитәкчелеге.

Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
 

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Нет комментариев