Мөслим әдибен зурлады
Күренекле якташыбыз – Татарстанның халык язучысы Фоат Садриевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан Мөслимдә күп чаралар узды.
Районыбыз башкаладан иң ерак төбәктә – республиканың чигендә урнашкан булуына карамастан, ике ара кул сузымы кадәр кебек кенә тоела. Чөнки соңгы елларда Мөслим тәҗрибәсен өйрәнергә килүчеләр күзгә күренеп арта. Язучылар һәм сәнгать әһелләре аеруча үз итә безне.
Һәм һәр килүләрендә алар катнашында кызыклы да, файдалы да чаралар үтә. Бу юлы кунакларның визиты лицейдан башланды. “Иҗатымда – тормыш яме, тормыш гаме” дип исемләнгән чарада район башлыгы, республика язучылары, Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Сарман районнарының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр катнашты.
2021 елны, һичшиксез, Мөслимдә Фоат Садриев елы дияргә буладыр. Олы Чакмак мәктәбендә язучыга багышланган музей ачылу, мәктәпләрдә әдип иҗатына багышланган дәресләр, Фоат Садриев укулары, күпсанлы очрашулар һәм күргәзмәләр оештыру шул хакта сөйли. Лицейда әнә укучыларның Фоат Садриев әсәрләре геройларын чагылдырган картиналарыннан күргәзмә оештырганнар. Мәктәпләрдә эшләүче драма түгәрәкләренең яшь артистлары (Тойгелде һәм Тат. Шуран мәктәбе укучылары) язучы әсәрләреннән өзекләр күрсәтте.
Билгеле булганча, якташ әдипләребезнең иҗатын өйрәнү максатында ел саен укучылар һәм укытучы-тәрбиячеләр арасында республикакүләм Фоат Садриев укулары уза. Аның географиясе елдан-ел киңәя, катнашучылар саны да арта. Быел җиденче тапкыр узган әлеге бәйгедә Казан, Әлмәт, Яр Чаллы шәһәрләреннән һәм республиканың унике районыннан 42 укучы, 56 укытучы һәм тәрбияче катнашкан. Мөслимнән төрле секцияләрдә гимназиянең 10 класс укучысы Зөлфия Гыйлфанова, лицейның 10 класс укучысы Алинә Ханова, Вәрәшбаш башлангыч мәктәбе укытучысы Ләйсән Яхина, Мөслимдәге “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлнур Ситдыйкова җиңү яулаган һәм лауреат исеме алган. Алар үзләренең проект эшләре белән кунаклар алдында да чыгыш ясады.
Мәктәпләрдә укучыларны иҗатка тарту юнәлешендә максатчан эш алып барыла. Быел яшь язучылар һәм шагыйрьләрнең “Илһам” бөтенроссия бәйгесендә катнашкан балаларның унысы зона турына үткән. Азалия Мөхәммәдиева (Әмәкәй мәктәбе), Динара Ситдыйкова (лицей) һәм Зилә Латыйпова (гимназия) Казанда узган бөтенроссия “Туган тел” форумында катнашкан. Кызлар язучыларга үзләренең иҗат җимешләрен тәкъдим итте.
Чара ахырында язучылар белән “Гаилә. Мәктәп. Тел” дип исемләнгән түгәрәк өстәл оештырылды. Анда татар әдәбиятының бүгенгесе һәм киләчәге, балаларны иҗатка тарту, туган телебезне саклау кебек актуаль проблемалар күтәрелде.
Кунаклар Г. Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә дә булды. Аларны укучылар мәктәп алдындагы мәйданда дәртле биюләр белән каршы алды. Мәктәптә эшләүче түгәрәкләр эшчәнлеген чагылдыручы күргәзмәләр һәркемдә кызыксыну уятты. Биредә ул көнне музей ачу тантанасы да булды. Музей ике зонага бүленгән. Борынгы чорны чагылдыручы экспонатлар белән янәшә заманчалары да урын алган. Мәктәп китапханәсе дә ике өлешне берләштерә: узган гасырның илленче-алтмышынчы елларында басылган китаплар һәм ХХI гасырда дөнья күргәннәре. Биредә төрле проектлар да эшли. Кунакларга “Әкиятче апа” дип исемләнгәне тәкъдим ителде.
Ул көнне Мөслимдәге Тукай скверында җирлегебездән чыккан Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларына багышланган стела ачу тантанасы да булды. Лауреатлар бездә өчәү – шагыйрь Зөлфәт (Дөлфәт Маликов), халык язучысы Фоат Садриев һәм бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итүче язучы Факил Сафин (ул дәрәҗәле премиягә быел лаек булды).
– Әдәбият дөньясында якты эзләрен салган әдипләр белән хаклы горурланабыз. Дәүләт җитәкчелегенең һәм киң җәмәгатьчелекнең аларның авыр һәм җаваплы хезмәтен югары бәяләве, хөрмәт күрсәтүе – мөслимлеләр өчен зур куаныч, – диде тантанада чыгыш ясаган район башлыгы Рамил Муллин.
Чараның кульминацион ноктасы кичен район мәдәният йортында булды. Фоат Садриевның 80 яшьлек юбилее уңаеннан узган тантана турында язманы газетабызның алдагы саныннан укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев