Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Җырлап, биеп яшиләр

Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр үзләрен тулы гаиләдә кебек хис итә.

Мөслимдәге картлар һәм инвалидлар йортында тәрбияләнүчеләр үзләрен тулы гаиләдә кебек хис итә. Аларга барлык хезмәткәрләр, хөрмәт һәм игътибар белән карый. Социаль юнәлештәге эшне оештырганда өлкәннәрнең мәнфәгатьләре, мавыгулары, талантлары, мөмкинлекләре исәпкә алына. Заманында Алабуга мәдәният-агарту училищесында укыган һәм баянда уйнарга яратучы Владимир Михайлов быел 80 яшен тутыра. Владимир Борисович көн саен баянда уйный. Ул татар, рус, мари җырларын һәм биюләрен башкарырга ярата. Әбиләр аңа кушылып җырлыйлар, бииләр. Владимир Борисовичның да, калган өлкәннәребезнең дә көннәрен шулай мәгънәле, күңелле үткәрүләрен күреп сөенәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама