Реклама
Яңалыклар
Йортларга – көтелгән ремонт
Көннәр матур торгач, эшләр дә тиз бара. Капиталь ремонт эшләрен Мөслимнең “Строймус” оешмасы үткәрә. Йортларга ремонт үткәрү өчен дәүләттән 7,2 млн сум акча каралган.
Мөслим һәм Мәлләтамак авылларында күпфатирлы йортларда һәм ишегалларында төзекләндерү-ремонт эшләре бара.
“Капиталь ремонт” программасы күпфатирлы йортларга капиталь ремонт уздыруны күздә тота. Программа ярдәмендә ел саен Мөслимдә берничә йорт яңартыла.
– Быел Мөслимнең Пушкин урамындагы 80, 86, 88нче йортларында фасад ремонты үткәрелә. Бу эш апрель аенда башланган иде, хәзер төгәлләнү алдында. Республика программаларының җирлегебез өчен ярдәме зур. Муниципаль юл фондлары средстволары хисабына юллар да эшләнә. Мөслимдә бүген чокырлы юллар калмады дияргә була, – ди район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге җитәкчесе Рөстәм Хантимеров.
Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт үткәрүгә иң нык сөенүчеләр – шунда гомер итүчеләр. Райондашыбыз Гөлчәчәк Нуруллина Пушкин урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә яши. Үзе әйткәндәй, гомере шушы йортта узган, балалары шунда үсеп, буй җиткергән.
– Безнең йорт 1989 елда төзелгән. Бу йортта яши башлавыбызга 32 ел үткән. Ниһаять, республика программасы безнең йортның да ишеген шакыды. Күптән көтелгән ремонт инде бу! Күңел генә түгел, күзләр дә сөенә. Ремонт башкаручылар бик төгәл итеп, тырышып эшлиләр. Өч дистә елдан артык ремонт күрмәгән йортыбызның матурлануы үзе бер сөенеч бит! Бөтен урамга яңгырап торган перфоратор һәм дрель тавышларына да шатланабыз. Эш бара, дигән сүз бит бу, – ди Гөлчәчәк апа.
Көннәр матур торгач, эшләр дә тиз бара. Капиталь ремонт эшләрен Мөслимнең “Строймус” оешмасы үткәрә. Йортларга ремонт үткәрү өчен дәүләттән 7,2 млн сум акча каралган.
– Һава торышын алдан фаразлап булмый, эшчеләр эшне тиз тотарга тырышалар. Бу без ремонт алы баручы беренче генә йорт түгел. Сыйфатлы эш, әлбәттә, вакытны күбрәк сорый ,– ди подрядчы оешма җитәкчесе Рәсим Шириев.
Эшчеләрне җитәкчелек кенә түгел, ремонт баручы йортта гомер итүчеләр дә даими контрольдә тота. Эшчеләрнең армый-талмый эшләвен күреп, мактап, күңелләрен күтәрүчеләр дә аз түгел.
“Безнең ишегалды” программасы да җирлегебез өчен ят түгел. Программа гамәлгә кергәннән соң Мөслимдә күпфатирлы йортларга караган ике ишегалды төзекләндерелде. Быел Кооператив урамындагы 227, 229, 239а йортларына һәм Гагарин урамындагы 1нче, Банк урамындагы 60нчы, Тукай урамындагы 40нчы йортлар ишегалларына ремонт керде. Мәлләтамак авылының Яшьләр урамында урнашкан 8нче йорт ишегалды да “Безнең ишегалды” программасы буенча төзекләндереләчәк. Ишегалларына бүгенге көндә брусчатка җәелә, яктырткычлар куела. Соңыннан кече архитектура корылмалары да урнаштырылачак.
– Ишегалларын төзекләндерү барышында җәяүлеләр һәм машина юлларына асфальт җәю, су торбаларын алыштыру, яктырткычларны яңарту, спорт мәйданчыклары ясау, тирә- якны яшелләндерү күздә тотыла. Әлеге эшләргә 17,3 млн сум акча каралган, – ди Рөстәм Хантимеров.
“Безнең ишегалды” программасы буенча ремонтны да халык көтеп алды. Ник дигәндә, күпфатирлы әлеге йортлар тирәсендә асфальт катламы шактый искергән. Ишегалларында машина кую урынын киңәйтү дә отышлы булыр иде.
– Башта үзгәрешләрне кабул итәргә теләмәсәк тә, матур, яхшы әйбергә тиз өйрәнәсең. Матурлыкны саклый белергә дә кирәк, – ди Мәдинә Хисамова. – Без яшь чакта йорт янында утыргычлар да, балаларга таганнар да, таулар да юк иде. Хәзер барысы да бар, шөкер итеп яшәргә генә кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев