Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җылы сүз – җан азыгы

Өметсезлектән каткан йөрәкне бер җылы сүз дә эретә ала. Сәламәтлеге чикле кешеләргә ул дарусыз да дәва булырлык. 

Миңа күп еллар хастаханә юлын таптарга туры килде. Юл фаҗигасенә юлыгып, сәламәтлеген югалткач, иремнең сәламәтлеген кайгыртырга, аның тормышы өчен көрәшергә туры килде. Тормыш иптәшем вафат. Авыруларның кичерешләрен үз күңелләре аша уздыра белгән, кеше язмышына битараф булмаган изге күңелле табибларга, шәфкать туташларына ихтирамым чиксез. Медицина хезмәткәрләренең барысына да рәхмәт! 
Ишекнең бу ягында чират көткән авыруларның күплегенә хәйран калабыз кайчак. Бу кадәр авыруга ярдәм күрсәтүчеләргә Алла ярдәм бирсен! Авыруларның да төрлесе бар. Кемдер чиратсыз керергә тырыша, кайсы характер күрсәтеп ала. Нәрсә дисәң дә, хастаханәгә сау-сәламәт кеше килми бит инде. Сүзгә килүчеләр дә була. Кемнеңдер бик кирәкле кеше булуын да шунда белеп, шаккатасың. Юньләп сөйләшмәгән табиб-медсестраларны да сөйләп алалар. Чиратың җитеп, табиб янына узгач, терелә башлаган кебек буласың. 
Хастаханә юлында төрлесен ишетергә туры килә. Табибка чират торганда янымда утыручы авыруларның сөйләшүенә игътибар иттем. Өлкәнрәк яшьтәге бер ир-ат яшьрәгенә сөйли: 
– Табибка күренергә килгән идем. Томография узарга кирәк дип куркыттылар. “Мин куйган диагноз расланса, дәвалау курсын башларга кирәк булачак”, – ди табиб. Ышаныргамы моңа, юкмы дип, икеләнеп калдым, шулай да томография үтеп кайттым, – ди абзый кеше. – Снимокларны кулга тоттыргач, телсез калдым, малай. Диагноз расланды бит! Менә йөр син, гөнаһланып, яшьләр белми дип. Укыган кеше укыган кеше инде! 
Безнең участок табибы Илнар Шәмсетдинов та яшь табиблар исәбендә. Илнар Айрат улының хезмәт стажы – дүрт ел. Авыруларның зарын күңелен биреп тыңлый, игътибарлы, ипле һәм кешелекле ул. Ачык йөзле, тиешле дәвалану билгеләп, терелергә ярдәм итүче терапевтыбыз белән горурланабыз һәм хөрмәт итәбез. Диплом алган көненнән башлап бөтен гомерен халыкның сәламәтлеген саклауга багышлаган шәфкать туташы Дилә Рахмаевага да рәхмәттән кала сүз юк. Ачык йөзле, тәмле телле ханымны пациентлар “үзебезнең Дилә” дип йөртә. Кешелекле, ягымлы булуы белән дә яшь буынга үрнәк ул. Аның белән бергә эшләүче, яшь булса да, барысын да белеп һәм төгәл башкаручы, җитезлеге белән сокландыручы Гүзәл – Диләбезнең дәвамчысы. Халык ихтирамын яулаган Диләнең уллары да, әниләре юлыннан китеп, медицина белгечлеге ала. Аларның да абруйлы, мәрхәмәтле белгечләр булып өлгерүләрен телибез. 

 

Авыруга дучар һәр сырхауны 
Терелер өмете сезнең янга илтә. 
Сезнең кебек мәрхәмәтле җаннар 
Сырхау җанны ярты терелтә. 
Ак халатың төсле ак күңелең! 
Шат елмаю һәрчак йөзеңдә. 
Тәмле телең белән бик күпләрне 
Җәлеп итәсең син үзеңә. 
Сәләмәтлек сиңа юлдаш булсын 
Бәхетләргә күмелеп яшәргә. 
Бик күп еллар язсын әле сиңа: 
“Безнең Дилә” диеп дәшәргә. 

Роза Җиһангирова. 
Мөслим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев