Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Һәйкәлләрнең чәчәк аткан чагы

Кырык бишнең язында да ул көн шулай матур булгандыр.

9 май иртәсе җылы һәм матур иде. Урамнарда яшь яфрак, беренче чәчәкләр исе таралган. Бөек Җиңү елында да ул көн шулай матур булгандыр. 
Халык, ярминкә рәтләрен, балалар мәйданчыгын, тирә-юньгә карабодай боткасы исенә уралган тәмле төтен таратып утыручы поход кухнясы яныннан үтеп, Мөслим үзәгенә җыелды. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында район башлыгы Рамил Муллин Җиңү көненә багышланган тантаналы чараны ачык дип белдерде. Мәңгелек ут, яу кырында һәлак булган, тыныч көннәрдә вафат булган каһарманнарның исемнәре язылган стена буйлары хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар, ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары әзерләгән венок-чәчәкләргә күмелде. “Үлмәс полк” солдатлары бу данлауның шаһиты булды. Сугыш корбаннары хөрмәтенә автомат залпы яңгырады. 
Оешма-предприятиеләр, җирлектәге иҗтимагый оешмалар демонстрациясе һәм яшь армиячеләр парады – бу тантаналы бәйрәмнең иң матур өлешедер. Һәркемнең игътибары район үзәге балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләргә, мәктәп укучыларыннан торган яшь армиячеләргә төбәлгән. Аларның тыгыз сафларда, матур атлап строй белән үтүләре көнне тагы да ямьләде.
Район үзешчәннәре әзерләгән сәхнәләштерелгән тамашаның эчтәлеге бәйрәмгә килгән һәркемгә таныш. Җәйге матур көнне сугыш бүлә, һәркем фронтта: ир-егетләр – сугыш кырында, хатын-кызлар, өлкәннәр, балалар – тылда. Инде ятланып беткән бу күренешне беркем дә тыныч кына карый алмый: күзләрдә – яшьләр, тамакта – төер, йөрәктә – сагыш. Чөнки ул каһәр суккан сугыш һәр өйгә кергән, һәрберебезнең якын кешесен мәңгелеккә тартып алган. Сәхнәдә тамаша бара. Менә куллардагы ак шарларны очыртып җибәрделәр. Алар әкрен генә һавага күтәрелде һәм, ни гаҗәп, дистәләгән ак шарлар торналар төркеменә охшап калды. Алар, кошлар кебек тезелеп,  биеклеккә күтәрелде дә еракларга китеп югалды. Алар белән бергә җиһанга тынычлык турындагы теләкләребез дә таралды. 
– Бу көн – якты киләчәккә өмет һәм ышаныч көне, – диде район башлыгы Рамил Муллин, мөслимлеләрне һәм кунакларны бәйрәм белән котлап. – Өлкән буынның батырлыгы безнең хәтерләрдә мәңгелек. Бүген җирлегебездә өч – Бөек Ватан сугышы ветераны, 264 тыл хезмәтчәне яши. Илебезгә Җиңү китергән фронтовиклар, тыл хезмәтчәннәре, гомумән, Җиңүгә лаеклы өлеш керткән һәркемнең якты истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. 
Немецлар 1941 ел ахырына безнең сугышчыларның мәетләреннән 5 миллионнан артык кызылармияче кенәгәсе һәм медальон җыеп алган.  Дүрт ел дәвамында барган сугышның корбаннары бик күп. ТР Президенты, ТР Дәүләт Советы, республика хөкүмәте исеменнән мөслимлеләрне бәйрәм белән тәбрикләгән республика медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов та: “Сугышта үлгән барлык солдат һәм офицерларны парад строена тезсәң, алар Кызыл мәйдан аша 19 тәүлек атларлар иде”, – диде. Бу көннәрдә интернетта мондый мәгълүмат та урнаштырылды: “ Сугыш елларында  үлгән гражданнарның бер рәт булып үтүен күзалласаң, бу кайгылы-сагышлы чылбырның Кызыл мәйдан буйлап парад адымы белән үтүе – 570 көн һәм төнгә, ә гади адым белән өч ел ярымга сузылыр иде”.
Бәйрәм район үзешчәннәре, балаларның чыгышлары белән дәвам итте. Кичке якта концерт “Кояшлы Ык” ял зонасына күчте. Бәйрәм киче салют белән төгәлләнде.
Җиңү көне елдан-ел ерагая бара. Әмма бу дәһшәтле еллар турында яңадан-яңа мәгълүматлар табыла тора. “Ватаным Татарстан” газетасының 7 май санында безнең район буенча һәлак булганнан соң бүләкләнгән сугышчыларның исемлеге бирелгән. Анда 1925 елда Мөслимдә туган Нурмөхәммәтов Әзһәр Нурмөхәммәт улының 1943нче елның 8 декабрендә Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителүе, өченче дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнүе, 1943нче елның 31 декабрендә Украинада җирләнүе хакында әйтелә. Дәһшәтле сугыштан соң сигез дистә елга якын вакыт үтсә дә, халык хәтере уяу. Без ирек, матур тормыш хакына кылынган батырлыклар турында онытырга тиеш түгел. Тынычлык хакына яу кырында башын салган һәр солдатның исеме туган җиренә кайтырга хокуклы.

Мөнирә Арсланова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев