Һәйкәлләрдә гөлләр – сезнең өчен
Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 32 ел тулды. Тау-таш арасында, чиксез комнар чүлендә, кояш кызуы астында уздырган еллар гасырга тиң булгандыр.
1989нчы елның 15 февралендә совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстаннан чыгарылды. Ул вакыттан соң күпме еллар узса да, сугыш яралары йөрәкләрдә һаман да әрни әле. Матур традиция буенча, быел да әфганчылар, оешма-предприятие коллективлары, мәктәп укучылары Мөслимдәге сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына җыелды.
– Бу көнне әфган җирендәге утны кичеп кайткан һәрбер совет солдаты көтеп ала. Ун елга сузылган бу сугышта районыбыздан 128 егет катнашты. Алты егетебез һәлак булды, исән-сау кайтканнарының да инде күбесе вафат. Бүгенге көндә җирлегебездә 48 әфган сугышы ветераны яши, – диде район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, митингны ачып.
Чарада катнашкан Мөслим һәм Сарман районнары буенча хәрби комиссар Дашгын Гасанов, районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатулла да әфганчыларга җылы теләкләрен җиткерделәр. Соңыннан бер минутлык тынлык игълан ителде. Вафат булган әфганчылар истәлегенә канәферләр салынды.
– Бу датаны әфган сугышын кичкән батыр йөрәкле ир-егетләребез ел да көтеп ала. Һәлак булган әфганчыларны, исән-имин кайтып та, җан яралары белән яшәп, бүген арабызда булмаганнарны искә алу – безнең изге бурычыбыз, – диде районның әфган һәм локаль сугыш ветераннарының “Сугышчан дуслык” иҗтимагый оешмасы рәисе Данил Госманов.
Арабыздан вакытсыз киткән әфганчылар арасында Үрәзмәт авылыннан Ильяс Нургалиев та бар. 2019 елда бакыйлыкка күчкән батыр солдатның исемен мәңгеләштерү, үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү максатында ул яшәгән йорт диварына элмә такта куелды.
Чарада Тукай, Минзәлә, Сарман районнары, Яр Чаллы, Бөгелмә һәм Чистай шәһәрләреннән дә әфганчылар катнашты.
– Тормыш иптәшемнең истәлеге, ул кылган игелекле гамәлләр күңелебездә һәрвакыт сакланыр. Ул әфган сугышы, анда күргән-кичергәннәре турында сөйләргә яратмады. Ә без аны яратып туя алмадык, – ди тормыш иптәше Венера Нургалиева.
...Ильяс Нургалиев, урта мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшкә кала. Урак вакытында комбайнда эшли, Минзәләдә шоферлыкка укый. 1986нчы елның 9 маенда армия хезмәтенә чакырыла. Хабаровскида хәрби өйрәнүләр уза. Шул елның 10 ноябрендә Әфганстанга керәләр. Ильяс Нургалиев бронетранспортерда наводчик була. Бик күп бәрелешләрдә катнаша. Якын дусларын югалту ачысын кичерергә туры килә. Ул 1988 елның маена кадәр хезмәт итә.
Үрәзмәт авылында ачылган элмә такта Ильяс Нургалиевның якыннарында гына түгел, олысы-кечесендә горурлану хисләре уятсын иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев