Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Йөкле хатын-кызның якыннарына Covid-19дан прививка ясарга киңәш ителә

Татарстанда хәзер расланган коронавируслы 22 йөкле хатын-кыз исәпләнә.

Бала көткән хатын-кызны Covid-19 коронавирусы йоктырудан саклау өчен, аның гаиләсенә һәм якын тирәгә вакцинация ясарга кирәк. Бу хакта  ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы, 7нче Казан хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары Татьяна Шиһабетдинова хәбәр итте.
"Хатын-кыз көннәр буе өйдә генә утырса да, беркая да чыкмаса да, барыбер йоктыручылар гаилә әгъзалары була ала. Мин ата-ана булырга әзерләнүче республика халкын прививка ясарга чакырам", - дип ассызыклады спикер.
Йөкле һәм туендыручы хатын-кызларга прививка ясатырга ярамый.
ТР баш акушер-гинекологы мәгълүматларына караганда, Татарстанда ОРВИ белән — 275, ә коронавирус белән-22 авырлы кеше күзәтелә. Тугыз хатын-кыз хастаханәгә урнаштырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев