1 литр сөт кайнап чыккач 1 кг эремчек салып тагын кайнатып чыгарырга, аннары тагын 30 минут сүрән утта кайнатырга.
Бу массаны сөзәргә, суы саркып беткәч 1 бал кашыгы сода салып болгатырга, катнашма күзгә күренеп күперә.
Аннары 1 бал кашыгы тоз,100 грамм атланмай, 2 йомырка салып яхшылап төерләре калмаслык итеп болгатырга яки блендер кулланырга.
Аннары сүрән утка куеп болгаткалап торырга, куера башлагач уттан алырга.
Сырны савытка салырга, салкын урынга куярга.
Сыр берничә көннән тагын да тәмлерәк булачак.
Нет комментариев