Реклама
Яңалыклар
Язылучылар бүләк ота
Лотерея уеннарын да көтеп алам. Элек тә катнашканым да һәм отканым да бар иде. Менә тагын бәхет елмайды. Бер откач, гел булып тора икән!
Халидә Галимҗанова, Метрәй:
– “Авыл утлары” газетасына гомер буе язылам. Башка газета-журналларга бик язылмасак та, яраткан газетабызны бер елны да алдырмый калганыбыз юк. Әтиәниләребез дә районыбыз басмасы – “Авыл утлары”ннан гомер буена аерылмыйлар. Газетаны кулга алып, әйләндерә-әйләндерә һәр битен, һәр язмасын игътибар белән укуга ни җитә соң?!
Лотерея уеннарын да көтеп алам. Элек тә катнашканым да һәм отканым да бар иде. Менә тагын бәхет елмайды. Бер откач, гел булып тора икән!
Виктор Шахмаев, Михайловка:
– “Сельские огни” газетасын 2014 елдан – Сургуттан Михайловкага кайтып яши башлаганнан бирле алдырабыз. Газета бик ошый. Барлык мәкалә-хәбәрләрне укып чыгабыз. Бернәрсә дә игътибарыбыздан читтә калмый. Республика хәбәрләре дә булгач, бик уңайлы: район газетасыннан ил, республика хәбәрләре белән дә танышабыз.
Лотереяда беренчы тапкыр әйбер оттык. Моңа да күңелебез булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев