Язгы ташуга бәйле җитди сөйләшү булды
Район хакимиятенең актлар залында "Мөслим муниципаль районы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерүнең территориаль подсистемасын 2018 елдагы язгы ташуның тискәре нәтиҗәләрен киметүгә әзерләү буенча" район гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Ильясов алы барды. Утырышта су басу куркынычы булган урыннарда күзәтү урнаштыру, су басуны туктату буенча кирәкле техникаларны әзерлек сызыгына кую, су агу торбаларын чистарту һәм карау, юлларның төзеклеген тикшерү буенча мәсьәләләр каралды. Оешма һәм предприятие җитәкчеләренә җаваплылыкны көчәйтергә тәкъдим ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев