ЯЗгы кыр эшләренә әзерлек буенча кем лидер?
13 апрель көнне районда авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү буенча ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы инженер-техник бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Илнур Гарипов җитәкчелегендәге комиссия эшләде.
Комиссия членнары хуҗалыкларның машина-трактор паркын, орлык хуҗалыгын карадылар, агрегатларның механизаторлар белән комплектлаштырылу дәрәҗәсен бәяләделәр. Иң күп балл җыйган "Туган як" һәм "Намус" агрофирмаларына беренче урын бирелде. Икенче урында - "Исламов", өченчедә - "Әюпов" крестьян-фермер хуҗалыгы. Районның кыр эшләренә әзерлеге 40 мөмкинлектән 38 балл белән бәяләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев