Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Язгы чәчүгә әзерлек буенча сөйләшү булды

Бүген, 14 мартта, хакимиятнең конференц-залында язгы чәчүгә әзерлек торышына багышланган видеоконференция узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов республикадагы вәзгыять белән таныштырды. Көздән 564 000 гектар уҗым культуралары утыртылган, алар яхшы гына кышлаганнар. Язгы чәчүгә техниканың туксан проценты инде әзер, чәчү орлыклары белән тәэмин ителеш тә канәгатьләнерлек, дип...

Бүген, 14 мартта, хакимиятнең конференц-залында язгы чәчүгә әзерлек торышына багышланган видеоконференция узды. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов республикадагы вәзгыять белән таныштырды. Көздән 564 000 гектар уҗым культуралары утыртылган, алар яхшы гына кышлаганнар. Язгы чәчүгә техниканың туксан проценты инде әзер, чәчү орлыклары белән тәэмин ителеш тә канәгатьләнерлек, дип белдерде И. Габдрахманов. Карабодай үстерү темасына аерым тукталдылар, әлеге культураны җитештерү совет чорыннан бик кимегән булса да, аны үстерү соңгы елларда үзен аклый. Видеоконференциядә район азык-төлек идарәсе җитәкчесе Альберт Хуҗин, белгечләр катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X