Язгы чәчүгә әзерлек буенча семинар-киңәшмә узды
Узган атнада районда язгы чәчүгә әзерлек кампаниясе буенча "Әюпов"крестьян-фермер хуҗалыгы базасында семинар-киңәшмә узды. Чарада "Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте" буенча комитет рәисе, ТР Дәүләт советы депутатыТаһир Һадиев, район башлыгы Рамил Муллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Хуҗин, идарә белгечләре, җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы формированиеләре катнашты. Юкка...
Узган атнада районда язгы чәчүгә әзерлек кампаниясе буенча "Әюпов"крестьян-фермер хуҗалыгы базасында семинар-киңәшмә узды. Чарада "Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте" буенча комитет рәисе, ТР Дәүләт советы депутатыТаһир Һадиев, район башлыгы Рамил Муллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Альберт Хуҗин, идарә белгечләре, җитәкчеләр, авыл хуҗалыгы формированиеләре катнашты. Юкка гына очрашу нәкъ менә крестьян-фермер хуҗалыгы "Әюпов"та башланмады, хуҗалык механизаторлары районда беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы техникасы һәм тагылма агрегатлар ремонтлап бетерделәр.Таһир Галимҗановичта әлеге хуҗалыкта булган әзерлекне әйтеп китте, башка җитәкчеләргәдә үрнәк алып, бергә булган проблемаларны уртаклашып эшләргә кирәк диде. Чыннан да "Әюпов" хуҗалыгы районыбызда беренчеләр рәтендә бара. Менә бүгенге көндә дә алар инде язгы чәчүгә әзерлекләрен күрсәттеләр.
Очрашу район хакимиятнең актлар залында дәвам итте.Авыл башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре белән Таһир Һадеев язгы чәчүгә әзерлек буенча укулар үткәрде. Таһир Һадиев конференциядә катнашучыларга җитештерүне оештыру буенча үз күз аллавын яңадан карарга карата киңәш итте. Аның сүзләренә караганда авыл хуҗалыгы җитештерүчесе алда ул авыл хуҗалыгы продукциясен сатып нинди табыш алачагын белеп эш итәргә, болар барысы алдан төзелгән бизнес-планда чагылырга тиеш. Моннан тыш, дип билгеләп үтте депутат, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең уңышлы эшчәнлеге турыдан-туры механизаторларны укыту, хезмәтне саклау таләпләрен үтәү, комиссия авыл хуҗалыгыны техникасын кабул итү һәм башка чаралар үткәрүгә бәйле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев