Язгы ташуга әзер булыйк!
Быелгы кыш үзенчәлекле булды. Кыш уртасында ишеп яңгыр явуы да, артыннан ук суыклар килү дә гайре табигый хәлгә әйләнде. Яз да иртәли кебек. Кар әкренләп эреп бетеп бара. Бу чорда язгы ташуга әзерлек, су басулардан саклану мөһим.
Районда язгы су басу һәм ташу суларын тоткарлыксыз үткәреп җибәрүгә әзерлек чаралары февраль аенда ук башланды.
– Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышында оешма-предприятие җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына язгы ташуны хәвеф-хәтәрсез уздырып җибәрү буенча бурычлар җиткерелде. Язгы чорда авыл урамнарына зур техника кертүне чикләү буенча чаралар күрү кирәклеге әйтелде. Комиссиядә шулай ук авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләренә ашлык һәм ашлама складлары территорияләрен кардан чистарту, ветеринария берләшмәсенә биотермик чокырларның торышын контрольдә тоту кирәклеге дә ассызыкланды, – ди комиссия рәисе, район Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Ильясов.
Юлларда өзеклек тудырмау максатында торбаларның башлары ачылган. Авыл җирлекләрендәге гидротехник корылмаларның суын куркынычсыз режимга күчерү тәкъдим ителде.
– Бүген елгаларда бозның калынлыгы нибары 15-20 сантиметр дип бәяләнә. Өстәвенә боз көпшәк. Шуңа күрә дә боз өстенә керү катгый тыела. Быел Ык елгасында боз шартлату эшләре булмаячак, – ди ТР Гражданнар оборонасы министрлыгының Мөслим районы буенча әйдәүче белгече Ленар Фәрхетдинов.
Яңгырлы кар интенсив эрегән көннәрдә Мөслимдәге кайбер урамнарда күпләп су җыела. Кайбер урыннарда хәтта машина тәгәрмәчләрен дә күмеп китә. Район үзәгендәге урамнарны “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе контрольда тота.
– Мөслим урамнарындагы барлык торба башлары ачылды. Күпләп су җыелган урыннарда аны мотопомпалар һәм ассенизация машинасы ярдәмендә суыртабыз. Кооператив урамындагы 162, 164 йортлар ишегалдына да су күпләп җыела. Шуңа күрә андагы суны машина ярдәмендә суыртып түгәбез. Элеккеге елларда сәнгать мәктәбе тирәсендә күпләп су төшү күзәтелә иде, быел андый куркыныч юк. Чөнки яңа микрорайон янында яңа әйләнеч юл ясалгач, анда тиешле таләпләргә туры китереп канаулар эшләнде, торбалар урнаштырылды, – ди оешма җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Ренат Идиятуллин.
Язгы чорда күпфатирлы йортлар подваллары да игътибар үзәгендә. Бу хакта торак милекчеләре оешмасы җитәкчесе Гөлшат Фәхерлегаянова түбәндәгеләрне хәбәр итте:
– Мөслимдә 60 күпфатирлы йорт исәпләнә. Аларның подвалларына су керү куркынычы янамый. Күпләп су төшкән очракта барлык әзерлек чаралары күрелгән, су суырту өчен мотопомпалар бар. Һәр көнне подваллар карап, тикшереп торыла.
Тиздән укучылар язгы каникулга чыгачак. Әти-әниләр һәм укытучылар балаларга елга һәм күл буйларына баруның куркыныч булуы турында тагын бер кат аңлатсын иде. Боз катламының юкаруы балык тотучыларны да куркытмый кебек. “Сакланганны гына саклармын” дигән әйтемне онытмасак иде.
Фәридә Гайнетдинова.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев