Реклама
Яңалыклар
“Язгы каникуллар” профилактик операциясе старт алды
Ул 30 мартка кадәр дәвам итәчәк.
Республикада 17 марттан “Язгы каникуллар” профилактик операциясе старт алды. Ул 30 мартка кадәр дәвам итәчәк. Операция барышында балаларның юлда үз-үзләрен тотышына зур игътибар биреләчәк. “Каникул чорында ЮХИДИ, балигъ булмаганнар эшләре буенча инспекция һәм участок полициясе хезмәткәрләре белән берлектә рейдлар үткәреләчәк. Балаларны йөртү кагыйдәләрен бозган шоферларга тиешле чаралар күреләчәк. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган җәяүлеләр һәм машина йөртүчеләр игътибардан читтә калмаячак. Операция кысаларында профилактик чаралар да оештырылачак”, – ди районның ДАИ җитәкчесе Айнур Хәйретдинов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев