Яз килде!
Яз килүен зарыгып көттек. Килде ул. Ләкин бер рәхәтнең мең михнәте, диләрме әле...
Язның бөтен рәхәтен урамдагы кар суларыннан хасил булган күлләвекләр боза. Халык зарлана-зарлана, су ерып, эшкә бара. Ярый ла машинада булсаң. Җәяүлеләргә бигрәк җайсыз бу көннәрдә.
– Аяк асты йөрмәле түгел. Бу чорда өлкән яшьтәгеләр арасында бәхетсезлек очракларына юлыгучылар арта. Яңгыр юлларда урыны белән бозлавык һәм “боламык” хасил итә. Юл өчен җаваплы хезмәткәрләр үз хезмәтләрен тиешенчә башкарсын иде! – ди Мәлләтамактан Гаяз Әхмәтҗанов.
Мөслим урамнарында берничә көн дәвамында “Амкадор” тракторлары эшли. “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе һәм “Мөслим инженерлык челтәрләре” җәмгыяте техникасы юллардагы җепшек карны эттереп түгә. Күпфатирлы йортлар ишегалдында да эшли алар.
Юллар ясаганда кар һәм яңгыр сулары агып төшәрдәй урыннар калдырылган булса, бу кадәр проблема тумас та иде. Агар юлы булмагач, ул су кая китсен инде?! Әлеге фикерне соңгы арада еш ишетәбез.
– Яңгыр сулары өчен “водоотводлар” булса да, алар кар сулары өчен көйләнмәгән. Шунлыктан кар сулары, кар кисәкләре тыгылып, бөкеләр барлыкка килде һәм су бик зур мәйданга җәелде. Җәй көне без бу проблеманы башка кабатланмаслык итеп төзәтергә тырышачакбыз. Кайсы урыннарда торбалар куеласын хәл итәрбез. Быел кыш бик салкын килеп, җирдәге туң калын булу сәбәпле, кар сулары сеңеп бетә алмый. Бу да, үз чиратында, авырлыклар тудыра. Яшелләндерү үзәге эшчеләре бүген, кайда кул белән, кайда техника белән торба башларын, бортларны чистарталар. Шунысы куанычлы: җиренә җиткереп эшләнгән тротуарлар коры.
– Күпфатирлы берничә йорт ишегалдында проблемалар калып килә. Авзалов урамындагы 1б, Кооператив урамындагы 168 йортлар ишегалларында йөрү җайсыз. Биредә яшәүчеләр машиналарын да парковкага куя алмый, дип беләбез, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рунар Сәхбетдинов.
“ М ө слим инже н е р лык челтәрләре” җәмгыяте эшчеләренең күпфатирлы йортлар ишегалларын күлләвекләрдән арындырудан тыш та эшләре күп. Канализация чокырларына да кар сулары тулган. Андагы суларны суырту да шактый вакыт таләп итә. Кооператив урамындагы 160нчы йортның подвалына да су кергән.
– Подвалда су өч көн торды. Урта подъездда гына бу хәл. Былтыр да шулай булган иде. “Юынтык суны кудыра торган мотор янып чыккач, качать итмәгән”, – дип әйттеләр. Моторны рәтләп киткәч, шөкер, проблема бетте, – ди әлеге йортта гомер итүче Илгизә Шакирова.
Үзәк хастаханә парковкасына су җыелу турында да моң-зар ишетелде. “Бу мәсьәләне хастаханә үзе хәл итәргә бурычлы”, – ди авыл җирлеге җитәкчелеге.
Яз быел җиһанга әнә шундый проблемалары белән аяк баса. Бу хәлләрнең вакытлыча булуы аңлашыла. Ләкин алар уңайлы мохиттә яшәргә күнеккән халыкны чыгырыннан чыгара. Җирләр тизрәк кипшерсен, дип телик.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев