Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ятимнәр хакы

90нчы елларда миңа караклык турындагы бер җинаять эшен караганда судта дәүләт гаепләүчесе буларак катнашырга туры килде. Зыян күрүче – Мөслимнең мәртәбәле бер карты, карак – яшь бер егет.

Эштән күренгәнчә, бу егет әлеге картта фатирда торганда аның акчасын урлаган. Ул еллардагы үзгәреп торган акчалар өчен зыян бик зур түгел кебек тә, тик бабай аның үзе өчен зур икәнен, акчаны үлемтеккә җыйган булганын сөйләде. Һәм егетне төрмәгә утыртуны таләп итте. Егет гаебен тануын белдерде, аңа ниндидер җәза (хәтерләмим) бирелде. Соңрак мин бу егетнең әлеге картка кем булганын, аның ятим язмышын белдем.
Җәйге каникулларда без, кайда да булса эшләп, өс-баш карарга, букча, китап-дәфтәр алырга акча юнәтү ягын карый идек. Колхозның ындыр-басуларында эшләргә яраттык. Бик мулдан булмаса да, акчасы да була. Һәм, колхозчы булмаган гаиләләр өчен иң мөһиме, икмәге ияреп кайта иде. Менә шунда безнең белән Галия исемле (исемен үзгәрттем) яшь хатын эшләде. Кияүгә чыкмый гына бер малай алып кайткан. Сабые белән Галия апаның әти-әнисеннән калган иске генә өйдә яшиләр иде. Бик ярата иде Галия апа улкаен. Айга ике тапкыр акча алуга (аванс, получка) бишәр сумын саклык кнәгәсенә сала иде. Ә биш сум ул чакта (бер кирпеч ипи – 16 тиен) зур акча иде. Бервакыт: “Нәрсәгә җыясың ул акчаны?” – дип сорадым. Ул: “Минем улым бар бит. Аның үсүенә җыям”, – дип җавап бирде. Безнең як кешесендә кайчак шундый ямьсез гадәт очрый: ул туганның, дусның, танышның баен, дәрәҗәлесен, биргәнен ярата, ярлы туганны якын итә белми. Галия апа укымаган, төрле кара эшләрдә генә эшли, байлыгы юк, ирсез бала тапкан. Туганнары аны бик якын итмәделәр. Улының үсеп җитүен күрә алмады, баланың бәхетсезлегенә бик иртә вафат булды. Бала тома ятим калды. Әнисенең вафатыннан соң аның бертуганнарыннан берсе дә баланы үзенә сыйдырмаган, кайсыдыр шәһәргә балалар йортына озатканнар. Балалар йортына биргәндә сабыйга әнисе белән яшәгән торакны беркетмәгән булганнардыр, ахры. Бала детдомда чакта Галия апаның абыйсы һәм ике кыз туганы өйне, суд аша мирас малы итеп юллап, бүлешкәннәр. Балага өлеш чыкмаган. Мин аларның олы апаларының: “Калдыралар бит баланы өйсез, кая кайтып керер”, – дип елаганын хәтерлим. Тик нинди бала, нинди өй турында суз барганын ул чакта аңламаган идем. Соңрак белдем, бу бабай Галия апаның бертуган абыйсы икән. Малай, башка кайтыр урыны булмагач, шушы абыйсына кайтып төшкән. Балалар йортлары, нинди яхшы булмасыннар, балага дөньяда яшәү, кешеләр белән мөгамәләдә булу, дөнья көтү, тормыш алып бару күнекмәләрен бирә алмыйлар. Туганлык җепләрен якын туганнары өзгәннәр, баланы асраудан, тәрбияләүдән баш тартканнар. Бала гаилә тәрбиясе алмаган. Тиешле тәрбия алган булса, аннан, бәлки, белеме, шөгыле, тәртибе белән туганнарының горурлыгы булырдай кеше чыгар иде. Ә болай ул нәселдән куылган, читкә кагылган (русча – изгой) кешегә әверелгән. Азмы бездә андыйлар?! Сеңлесенең аның ризалыгыннан башка кайтып кергән улын бабай өенә кабул итәргә теләмәгән. Төрмәгә озату юлы белән булса да аннан котылуны карагандыр, дип уйлыйм. Халык: “Җан тартмаса, кан тарта”, – дия иде. Монда җан да, кан да тартмаган. Туганыңның сабыен кызганырга, тәрбияләргә, үз балаң кебек үк булмаса да, якын итәргә кирәк тә бит... Һәм урлашмаска да әнисенең туганнары аны кече яшьтән өйрәтергә тиеш иде. Ятим бала хакы – аның туганнары өстендә.
Торыр җирең, эшләр эшең, сыеныр кешең, ашар ашың булмаудан да куркыныч нәрсә юктыр. Бу хәлләргә шактый еллар узды, мин картны да, егетне дә оныткан идем инде. Бер көнне кайчандыр Галия апа яшәгән ихата яныннан узганда капылт кына шушы хәлләр исемә төшеп, үзәгем өзелеп китте. Егетнең шушы вакыйгадан соңгы язмышын беләсем килде. Бик күп кыенлыклар күргәннән соң, аны бер миһербанлы хатын йортка керткән икән. Соң булса да, егет (инде ир-ат) хатын тәрбиясен, гаилә бәхетен татып калып, бүгенге көндә вафат икән. Әлеге хатынны бик еш очратам. Һәр очраткан саен аңа Галия апа исеменнән аның улын аз гына булса да бәхеткә тиендергән өчен күңелемнән рәхмәт укыйм. 
Разия Гыйлаҗина.
Мөслим.

Фото - Pixabay.com 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев