Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Яшьләр белән эшләү бүген гаять мөһим, – дип белдерде ТР президенты Рөстәм Миңнеханов

23 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»" ТИБ активы белән очрашты. Әлеге очрашуда "ТР Аграр яшьләр берләшмәсе" нең Мөслим бүлеге председателе Лилия Мурзаханова да катнашты. Очрашу "Безнең Татарстан" VI республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды (Казан, югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк)....

23 апрель көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе»" ТИБ активы белән очрашты. Әлеге очрашуда "ТР Аграр яшьләр берләшмәсе" нең Мөслим бүлеге председателе Лилия Мурзаханова да катнашты. Очрашу "Безнең Татарстан" VI республика яшьләр форумында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы кысаларында узды (Казан, югары технологияләр өлкәсендә технопарк - ИТ-парк).

Чарада Россия Федерациясе Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары-Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башкалар катнашты. Оешма турында "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" ТИБ башкарма директоры Ильмира Сабирҗанова сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" ТИБ республиканың 23 районында оешкан.

"Яшьләр белән эшләү бүген гаять мөһим, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, - Без һәрвакыт авылны саклап калырга телибез дип сөйлибез, авылга йөз тоткан күп кенә программалар гамәлгә ашырыла".

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, "Авыл яшьләре белән эшләү интернет аша да актив алып барылырга тиеш, - диде ул. - Бу түбән күрсәткеч. Авылда безнең шактый күп яшь кеше яши. Минемчә, бу юнәлештә активлашырга кирәк".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама