Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яшьлек" командасы өченче урында

7 март көнне Мөслим урта мәктәбе спорт залында Татарстан Республикасы волейбол Федерациясенең 25 еллыгы һәм бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар арасында районара волейбол турниры уздырылган. Барлыгы 6 команда катнашкан. Киеренке ярышлардан соң нәтиҗә түбәндәгечә булган: 1 урында Актаныш районы командасы калган, 2 урынны Җәлил бистәсеннән килгән команда яулаган, Мөслимебезнең "Яшьлек" командасы 3...

7 март көнне Мөслим урта мәктәбе спорт залында Татарстан Республикасы волейбол Федерациясенең 25 еллыгы һәм бәйрәм уңаеннан хатын-кызлар арасында районара волейбол турниры уздырылган. Барлыгы 6 команда катнашкан. Киеренке ярышлардан соң нәтиҗә түбәндәгечә булган:

1 урында Актаныш районы командасы калган, 2 урынны Җәлил бистәсеннән килгән команда яулаган, Мөслимебезнең "Яшьлек" командасы 3 урынга лаек булган. җиңүчеләргә грамоталар, медальләр, кубок, бүләкләр һәм татлы призлар тапшырылган. Ярышның иганәчеләре - җаваплылыгы чикләнгән "Агромастер" җәмгыяте җитәкчесе Илгиз Исламовка һәм "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Сәвия Хәбировага оештыручылар рәхмәтләрен җиткерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев