Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Яшел Үзәндә яшүсмер әтисен үтергән

Фаҗига булган көнне яшүсмер әтисенә исерткеч эчемлек эчкәне һәм эшкә бармаганы өчен кисәтү ясаган, ә ир-ат улын ачуланган.

 22 октябрьдә Яшел Үзәннең Сәйдәшев урамындагы йортларның берсендәге фатирда 57 яшьлек ир-атның мәете табылган. Аны үтерүдә шикләнелеп 19 яшьлек улы тоткарланган.

Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең урынбасары Андрей Шептицкий хәбәр иткәнчә, фаҗига булган көнне яшүсмер әтисенә исерткеч эчемлек эчкәне һәм эшкә бармаганы өчен кисәтү ясаган, ә ир-ат улын ачуланган. Егет әтисен кыйнаган, ир-ат тән җәрәхәтләреннән үлгән.

Егеткә «алдан уйлап сәламәтлеккә авыр зыян ясау нәтиҗәсендә үлемгә китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Шикләнелгән егет үз гаебен өлешчә генә таныган. Аңа карата җәза билгеләү мәсьәләсе хәл ителә. Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/25-10-2021/yashel-z-nd-yash-smer-tisen-terg-n-5841815

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев