Яшел елан керсә куеныңа...
Дусларының балаларын сөйгәнен күреп, Мөхтәр бик көнләшә иде. Тора-бара ул ачуын аракы белән баса башлады. Иренә ачу итеп, Ләйсәния дә салгалый башлады.
Мөхтәр белән Ләйсәния кечкенәдән бергә булдылар. Башта, җитәкләшеп, балалар бакчасына йөрделәр, мәктәп сукмаклары да уртак булды. Чөнки әти-әниләре, сабыйлар арасындагы дуслыкны бозмыйк дип, Ләйсәнияне алты яше тулмас борын Мөхтәр белән 1 сыйныфка керттеләр. Мәктәптә дә гел янәшә булды алар. Бер парта артында утырдылар. Математикадан бик сай йөзгән Мөхтәргә кыз өй эшләрен әзерләргә булышты, контроль эшләрдә ярдәм кулы сузды. Аның каравы Мөхтәр бик матур итеп рәсем ясый, тарих фәнен бик яхшы белә иде. Тиз-тиз генә рәсемен ясап, Ләйсәниянең альбомына ябыша иде егет. Менә шулай, агылый белән тагылый булып, үзара ярдәмләшеп йөри торгач, мәктәп еллары да артта калды. Институтка керәбез, туй итәбез, дип йөргәндә Ләйсәниянең әти-әнисе юл һәлакәтенә тарып, бик яшьли гүр иясе булдылар. Гаиләдә бердәнбер бала булган Ләйсәния якыннарының үлемен бик авыр кичерде. Ак халатлы табиб булу турындагы хыялы да эреп юкка чыкты. Мөхтәрнең яратуы, җылы мөнәсәбәте кызга алга таба яшәргә көч бирде. Егетнең әнисе Мосаллия апа, кызны кызганып: “Ләйсәния, син үз кызыбыз кебек якын, безгә генә күчеп кил”, – дигәч, кыз ике дә уйламый риза булды. Әти-әнисен хәтерләткән йорттан, ялгызлыктан качып чыгып китте ул. Мөхтәрнең кечкенә сеңлесе Мөнирә дә Ләйсәнияне бик яратты. Шулай көтмәгәндә гаиләле: әти-әниле, сеңелле, ирле булып куйды кыз. Ләкин гаиләдә бала тавышы гына яңгырамады. Күпме көтсәләр дә, кайларда гына тикшеренсәләр дә, нәтиҗәсе булмады. Дусларының балаларын сөйгәнен күреп, Мөхтәр бик көнләшә иде. Тора-бара ул ачуын аракы белән баса башлады. Иренә ачу итеп, Ләйсәния дә салгалый башлады. Улы белән килененең тайгак юлга кереп баруына хафаланган ана нәрсә эшләргә дә белми аптырады. Ир белән хатын, никахларының рәсми теркәлмәвенә сөенеп, аерылышабыз, дип яшәде. Парлап эчүләр дә, шәраб сөреме астында тавышланулар да йортта табигый хәлгә әйләнә башлады...
... “Әти-әнисе кайтып күрсә, кызларын танымаслар иде... Тормышына бөтенләй кул селтәгән бу. Ләйсәния бу дәрәҗәгә төшәр идемени?!” – дип ачыргаланды әнисенең ахирәте Рүзинә апа, суд залында башын иеп утырган Ләйсәнияне жәлләп.
– Галимәрданов, сез үз гаебегезне таныйсызмы?
– Әйе, – диде Мөхтәр, башын аска иеп.
– Булган вакыйгаларны сөйләп үтегез...
– Без Ләйсәния белән, гадәттәгечә, бәйрәм иттек, аннан тавыш чыкты. Ләйсәния “китәм” диде, минем аны җибәрәсем килмәде. Шуннан мин аңа таяк белән суктым...
Суд эшеннән билгеле булганча, Мөхтәр белән Ләйсәния арасындагы тавыш юктан гына чыкмый. “Яңа тормыш башлыйм, аракы сөременнән арынасым килә, дәвалануга барам” дигән Ләйсәнияне никахсыз иренең җибәрәсе килми. Юан таяк алып, хатынын тукмый башлый, тәненә, башына, аяк-кулларына суга. Нәтиҗәдә Ләйсәниянең кулы сына, күкрәк читлеге җәрәхәтләнә, күз төпләре күгәреп чыга. Ихатасындагы тавышны ишетеп чыккан ана, канга баткан киленен күреп, улының аягына ташланып, акылына килүен сорап ялвара. Күзенә кан сауган Мөхтәрне, ике кулы белән башын кочаклап, җирдә аунаган Ләйсәниянең ялварулары да туктата алмый. Хәлдән тайганчы кыйный ул хатынын. Шуышып, күршеләренә кергән Ләйсәнияне күреп, күрше хатынның һушы алына. Ул полиция хезмәткәрләрен чакыртмаган булса, хәлләрнең нинди борылыш аласын күз алдына китерүе дә куркыныч.
– Мин бик гаепле. Кичерә алсаң, кичер, Ләйсәния. Ул көнне нәрсә булгандыр миңа, аңлата алмыйм. Юләрләндергеч аракы булгандыр ул...
– Уртача авырлыктагы зыян китергән өчен Галимәрданов Мөхтәр Хәмит улы ике ел да алты айга ирегеннән мәхрүм ителә. РФ Җинаятьләр кодексының 73 маддәсе нигезендә, җәзаны ике елга шартлы дип исәпләргә ...айга ике мәртәбә килеп, махсуслашкан дәүләт органында теркәлергә һәм, махсуслашкан дәүләт органына хәбәр итмичә, яшәү урынын үзгәртмәскә...
Хөкемдарның авыр чүкече өстәлгә төште. Әлеге тавыш Ләйсәнияне әти-әниле балачагына, Мөхтәр белән үткән иң бәхетле елларга алып кайтты. Хатын, ирексездән аккан күз яшьләрен кыйналудан исән калган кулы белән сөртеп, Мөхтәрне килеп кочаклады. Ләйсәниянең гафу итәсенә өметен өзгән Мөхтәр хатынының бу адымыннан телсез калды. Ул калтыранган куллары белән аның чәчләреннән сыйпады. Залда утырган Мосаллия апа, балаларының иманга килүләренә өмет барын күреп, яулык очлары белән күз яшьләрен сөртте.
Исемнәр үзгәртеп бирелде.
Лилия Шәймиева.
Фото– Рixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев