Реклама
Яңалыклар
Яшь талантлар үсә!
Безнекеләр “Йолдызлык”тан җиңү белән кайтты!
“Созвездие-Йолдызлык” республика телевизион яшьләр фестивале быел 21нче тапкыр уза. Региональ проект буларак старт алган фестиваль, күпмилләтле республикабызның зур милли проектына әйләнде. Ул инде Татарстан чикләрен үтеп, россиякүләм масштабка чыкты. 2016 елдан башлап, “Созвездие-Йолдызлык” фестивале Россия Федерациясенең ЮНЕСКО эшләре буенча комиссиясе канаты астында уза.
Мөслимлеләр сәнгать бәйгесен ел саен зур түземсезлек белән көтеп ала. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган фестивальдә быел район буенча 600гә якын бала катнашты. 5 яшьтән 21 яшькә кадәрге балалар “Вокал-соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Хореография”, “Конферанс” номинацияләрендә сәләт-осталыкларын күрсәтте. Бәйгенең беренче этабында – зоналарда узган сайлап алу турларында җиңү яулаган яшь үзешчәннәр 5 март көнне район мәдәният йортында узган гала-концертта чыгыш ясады.
– Дәрәҗәле фестивальдә Мөслим балалары белән бергә Күбәк, Иске Карамалы, Рус Шуган, Тойгелде, Михайловка авылларыннан да яшь талантлар актив катнашты. Балаларны әзерләүдә зур тырышлык күрсәткән сәнгать җитәкчеләренә, остазларына һәм әти-әниләренә зур рәхмәт, – ди район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов.
Ул көнне 40ка якын аерым һәм күмәк номерларда 300 бала сәхнә тотты. Гала-концертның Халыкара хатын-кызлар көненә туры килүе балаларга икеләтә җаваплылык өстәгәндер. Чөнки алар өчен залда әти-әниләре, әбиләре җан атып утырды.
– 8 март көнне һәр хатын-кыз үзенчәлекле бүләк көтә. Әни кеше өчен баласының бүләгеннән дә кадерле әйбер юктыр. Концертта улымның биюе минем өчен зур бүләк булды, – ди Мөслимнән Алия Зиннурова.
Балаларның һәр чыгышы көчле алкышларга күмелде. Күренеп тора: хореографлар яңа биюләр куйган, аларга күз явын алырлык костюмнар әзерләнгән. Район ярдәме белән биючеләргә генә дә 200 костюм тектерелгән. Бию төркемнәренә район сәхнәсе генә тар кебек тоелды хәтта (аерым ансамбльләр кырыкка якын баланы берләштерә). Егет-кызларның хәрәкәтләренә күз иярми, аяклары идәнгә тими: алар сәхнәдә очып йөргәндәй тоела. Сюжетлы биюләрдә үзләрен шулкадәр иркен хис итәләр, әйтерсең балалар тамашачы өчен дә, жюри өчен дә биеми. Алар өчен сәхнә – бәхетле балачак иле. Алар шул илдә рәхәтләнеп уйный, көлә, шаяра...
Фестивальнең тематикасына туры китереп, төрле милләт биюләре тәкъдим ителде, конкурсантлар төрле телләрдә җыр сузды. Татар балаларының русча җырлавына күнеккән инде без. Ә менә Әмир Шакиров французча җыры белән сокландырды. Рус егете Евгений Шитюк башкаруында “Алма-атаның алмасы” да бик матур яңгырады. Җыр дигәннән, быелгы “Йолдызлык”та яңа тавышлар да ишеттек. Азалия Хафизова, Лиана Хәбибуллина, Нияз Мирзаяновның үзенчәлекле тембры, башкару осталыгы тамашачыны әсир итте.
Әйтергә кирәк, егет-кызлар өчен ул көнне генераль репетиция дә булды. Чөнки икенче көнне үк яшь артистларыбыз фестивальнең Актанышта узган зона турына китте. Ике көндә анда безнең районнан гына да 160 бала чыгыш ясады.
Мөслимлеләр фестивальнең зона турыннан да быел да җиңүләр белән кайтты. “Хореография” номинациясендә “Мизгел”(җитәкчесе – Ксения Нәбиева) һәм “Мөслим йолдызчыклары”(җитәкчесе – Ләйсән Исламова), “Тукай бизәкләре” ансамбльләре (җитәкчеләре – Ольга Нуруллина, Айгөл Мәҗитова) – беренче, “Асса” төркеме (җитәкчесе – Индира Тимкина) икенче урынны яулады. Бер районнан да берьюлы дүрт бию коллективының җиңү яулый алмавын да әйтергә кирәк. Вокал-соло” номинациясендә Гүзәл Зиннурова, Азалия Хафизова беренче урынга лаек булды. “Конферанс” номинациясендә дә безнекеләр уңышлы чыгыш ясады. Регина Шәйгәрданова, Азалия Хәйруллина, Ринат Низамов беренче, икенче, өченче урыннарны бүлеште.
– Мөслимлеләрнең чыгышы быел да югары дәрәҗәдә. Биючеләре тере булулары, сәхнәне тоеп биюләре белән аерылып тора. Әзерлек искиткеч!
Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов та, жюри әгъзалары да мөслимлеләр чыгышына әнә шундый бәя бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев