Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Яшь инспектор" исеменә лаек булган мөслимлеләр бүләкләнде

Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә яшь инспекторларның "Имин көпчәк" район конкурсы узды. Анда 15 команда катнашты. Яшь инспекторлар отрядлары велосипедта каршылыклар аша йөрү, юл кагыйдәләрен үтәү, имгәнүчеләргә ашыгыч ярдәм күрсәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик белемнәр буенча көч сынашты.

Беренче медицина ярдәмен күрсәтү осталыгы буенча Мөслим урта мәктәбеннән Азалия Вәлиева, лицейдан Мәдинә Морзаханова, гимназиядән Рәзилә Ахуновага тиңнәр булмады. Гимназиядән Рөстәм Гәрәйханов, Мөслим урта мәктәбеннән Әмир Каюмов, Зөлфия Хафизова, лицейдан Мәдинә Морзаханова, Рәзил Нуруллин, Югары Табыннан Аделина Идиятуллина велосипедта иң оста йөрүче дип табылды. Юл хәрәкәте кагыйдәләренә кагылышлы теоретик сорауларга лицейдан Рәзил Нуруллин, гимназиядән Рөстәм Гәрәйханов, Тойгелде мәктәбеннән Фирзәр Әхмәтҗанов дөрес җавап бирүләре белән аерылып торды. Агитбригада чыгышлары арасында Мөслим урта мәктәбе, Рус Шуган һәм лицей командалары җиңүче булды. Гомуми нәтиҗәләр буенча "Имин көпчәк" конкурсында беренче урынны Мөслим урта мәктәбе командасы алды. Икенче урында - лицей, өченчедә - гимназия командасы. Призлы урыннар яулаган укучыларга һәм командаларга истәлек бүләкләре һәм дипломнар бирелде. Җиңүче команда бәйгенең Яр Чаллы шәһәрендә узачак финал турында катнашачак.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев