Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Яшь чаңгычылар үсә

Тойгелде гомуми белем бирү мәктәбендә мәктәп укучылары арасында физик тәрбия укытучысы Фәнисә Габделхакова истәлегенә традицион чаңгы ярышлары узды.

Башлангыч мәктәп укучылары 1 километрлы дистанцияне узды. Нәтиҗәдә шәхси беренчелектә Мөслим гимназиясеннән Карина Фәтхуллина беренче урынны алды. Түбән Табыннан Камилә Дәүләтшина – икенче, Әмәкәйдән Милана Сәхәбетдинова өченче урынга чыкты. Егетләр арасында да беренчелекне гимназия укучысы Искәндәр Сәетгалиев алды. Икенче-өченче урыннарны Олы Чакмак егетләре Айназ Нуриев һәм Нурислам Гарипов бүлеште.

Гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар (5-9 сыйныфлар) 2 километр араны үтте. Кызлар арасында Олы Чакмактан Аделина Габдуллина җиңүгә иреште. Тойгелдедән Мәликә Шәяхмәтова дистанцияне – икенче, Әмәкәйдән Лиана Нуриева өченче булып үтте. Егетләр арасында да чакмаклылар җитезрәк булып чыкты – Ранис Хафизов беренче урынны алды. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе укучысы Ислам Гыйльметдинов – икенче, Әмәкәйдән Азат Насыйбуллин өченче булып килде.

Урта мәктәп укучыларыннан (10-11 сыйныфлар) кызлар – 2 километр, егетләр 3 километрлы дистанцияне узды. Нәтиҗәдә Мөслим лицее укучылары Әминә Морзаханова һәм Ринас Романов беренче урынны алдылар. Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбеннән Наилә Зиннурова һәм гимназиядән Әмир Сәлахов 2 урынга чыктылар. Өченче урынны да гимназия укучылары бүлеште: Язилә Садртдинова һәм Райнур Шагалиев.

Командалар беренчелегендә башлангыч мәктәпләр арасында Мөслим гимназиясе – беренче, Олы Чакмак гомуми белем бирү мәктәбе – икенче һәм Түбән Табын гомуми белем бирү мәктәбе – өченче урында. Төп гомуми белем бирү мәктәпләре арасында Олы Чакмак мәктәбе – беренче, Әмәкәй мәктәбе икенче урынга чыкты. Тойгелде гомуми белем бирү мәктәбе өченче урында калды. Урта мәктәпләр арасында беренчлекне Мөслим лицее алды. Мөслим гимназиясе – икенче, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе өченче урынга лаек булды.

Призлы урыннар алган егет-кызлар һәм командалар грамоталар, медальләр белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама