Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ярату бүләк итеп

Тәрбиягә бала алыр өчен күңелдәге җылылык галәмне кочардай булырга тиештер. Шулай булмаса, язмыш тарафыннан кыерсытылган үксезләрнең караңгылыкка чумган дөньясын яктыртып булмаячак.

Әмәкәй авылында гомер итүче Гөлнара һәм Ренат Шәмсиевларны авыл­дашлары игелекле, ярдәмчел кешеләр буларак хөрмәт итә. Гаилә кыйммәтләре турында балалары күңеленә кечкенәдән салып, игелек төшенчәсен тормыш мая­гы итеп яшәгән Шәмсиевлар, балалары үсеп, дөнья көтә башлагач, моңсуланып калалар.

– Дала кадәр өйдә Гөлнара белән икәү генә калгач, күңелне аңлатып булмас­лык бушлык катыш сагыш биләп алды. Балалар кечкенә чакта гөрләп торган нигез ямансулап калган кебек тоелды. Уйлаштык та, тәрбиягә бала алырга бул­дык, – ди Ренат абый.

2009 елны, Шәмсиевларның тәрбиягә бала алырга дигән ниятләрен белеп алгач, ул вакытта район опека һәм попечительлек бүлеген җитәкләгән Гөлдәмия Смелова бу гаиләгә үзенчәлекле тәкъдим ясый.

– Бер елга килешү төзеп, безгә өч сабый бирделәр. Өчесе дә – малайлар, нәүмиз булып күзләребезгә карап то­ралар. Иң өлкәненә – алты яшь, уртан­чысы – яшь тә сигез айлык, төпчегенә нибары өч ай иде. Алма кебек өч бала­сы хакында онытып, эчә башлаган ана балалары иде бу! Әниле килеш ятим үскән бәләкәчләрне жәлләп, йөрәктән каннар тамды. Сабыйларны карашыр­га дип, авылның икенче башында яшәгән әнием көн саен килә иде. Бер ел эчендә балаларга шулкадәр ияләштек, алар белән аерылышу бик авыр булды. Әниләре үз хокукларын кайтаргач, ба­лаларны аңа тапшырырга туры килде, – дип искә ала Гөлнара апа.

Гөлнара – төп Әмәкәй авылы кызы. Үзе дә ишле, биш балалы гаиләдән ул. Арада иң өлкәне булган кызга сеңелесен һәм энеләрен карау өстенә өйдәге мәшәкатьләр дә йөкләнгәнен әйтеп тору кирәкме икән?! Шул вакытта ук Гөлнара әти-әнисе үрнәгендә матур гаилә корып, күп итеп балалар үстерергә хыялланган.

– Гаиләдәге өлкән балага эшләрнең, гадәттә, иң авыры туры килә. Гөлнарабыз төп ярдәмчебез бул­ды. Әтисе Гөлүс белән кызыбызның кечкенә чагын искә төшерәбез дә “гел үзгәрмәгән икән”, дип куябыз. Бала алырга теләге булуын иң элек миңа әйтте кызым. “Күңелеңдә шундый изге уй бар икән, кызым, икеләнмә!” – дидем. Балалар безгә “әби-бабай” дип дәшәләр, өзелеп торалар. Балалар һәм оныклар “безнеке” яисә “чит” була алмый. Яра­ту һәрберсенә тигез бүленергә тиеш, – ди Гөлнараның әнисе Зилә апа.

Гөлнара, 11 сыйныфны тәмамлагач, шәһәргә укырга китәргә тели. Ләкин кызны мәҗбүри фермада эшкә калды­ралар. Максатчан кыз, ничек итсә итә, ләкин документларын Яр Чаллы пе­дагогия институтына тапшыру җаен таба. Хезмәт юлын авылда – фермада башлаган кыз соңрак авыл мәктәбендә җыештыручы булып эшли башлый. Югары белем алгач, мәктәптә баш­лангыч сыйныфларны укыта. Ләкин күңеле яткан һөнәр буенча ике генә ел эшләп кала: яшь белгеч кеше урынын­да гына эшләп тора һәм кыскартылуга эләгә. Эшсез калгач, өй эшләренә вакыт күбрәк кала. Тик өйдә бушлык! Кулдан бер эш тә килми төсле. Гөлнара тормыш иптәшенә, тәвәкәлләп, сорау бирә: – Бала алсак, каршы килмәссеңме?

Ире дә берничә көн инде шундый уй белән йөргән була. 2010 елда Гөлнара һәм Ренат Шәмсиевлар Түбән Кама шәһәреннән өч бертуганны – 5, 9 яшьлек ма­лайлар һәм 3 яшьлек кыз бала алып кайталар. Бүген алар – бәхетле, мәхәббәтле гаиләдә матур тәрбия ал­ган балалар.

– 12 ел элек гаиләбезгә алган балалар, шөкер, йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Өлкәннәре Али­шерга 21 яшь тулды. Мөслим техникумында белем алып, шәһәргә юл тотты. Ялларга кайтып йөри, бик җылы аралашабыз. Тимур да абыйсы кебек Мөслим техникумына укырга керде. Роза кызыбыз 8 сый­ныфта белем ала. Гомер бигрәк тиз үтә икән, – ди Гөлнара апа.

Гөлнара апа авылда аш-суга, кул эшләренә оста буларак та билгеле. Әллә нинди тортлар ясый рай­ондашыбыз. Идеяләрен балалары, оныклары бирә.

Шәмсиевлар өйдә кечкенә балалар булганга шулкадәр күнеккәннәр, балалары үсә башлау белән күңелләрен гел борчу биләп ала. Узган елның кы­шында алар тагын опека бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Яңа елны гаилә яңа состав белән каршы алган. Но­ябрь аенда Гөлнара белән Ренат Чистай шәһәре йор­тыннан Милена белән Иванны алып кайтканнар.

– “Әни” дип эндәшәчәкмен, өй эшләрендә дә бу­лышачакмын! Алып кит мине! Бүген үк алып кит әле! – дип, итәгенә ябышкан сабыйны Гөлнара апа кыз­ганган. Ун көнгә кунакка алып кайткан балалар шул көннән аларда яшәргә калган.

Гаилә ихата тутырып мал-туар, кош-корт ас­рый, умарталары да бар. Балалар кул арасына ке­реп үсә, үзешчән сәнгатьтә дә сынатмый. Әмәкәйгә кайтканда татарча бер сүз белмәгән балалар бүген рәхәтләнеп татарча аралаша. Милена “Йолдызлык” фестивалендә татарча җырлап, өченче урын алган.

– Безгә башка әти-әни кирәкми. Иван апаем белән безгә монда шундый рәхәт! Әниебез белән бергәләп салатлар, пилмәннәр ясыйбыз. Әнием кебек аш-суга оста буласым килә, – ди 6 сыйныфта укучы Милена

Миленаның энесе Иван Түбән Табын коррекция мәктәбенең өченче сыйныфында белем ала. Эчке­че әни белән яшәү баланың сәламәтлегенә дә йо­гынты ясаган. Гөлнара апа Иванны психологларга да күрсәткән. Дәвалауның файдасы бар – Иванның сәламәтлегендә алга китеш күзәтелә, ди Гөлнара апа.

Бүген Гөлнара апа авыл почта бүлегендә эшли. Тормыш иптәше Ренат абый Актаныш районының Байсар авылына йөреп эшли, фермер хуҗалыгында машина белән сыер саву операторы ул.

Гаиләгә алган һәр бала турында тәмләп, яратып сөйли Гөлнара һәм Ренат Шәмсиевлар. Үзләренең өч балалары янына әти-әни тәрбиясеннән мәхрүм кал­ган үксезләрне дә сыендырып, гаилә җылысы, яра­ту бүләк иткән алар!

Фото – Шәмсиевларның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев