Яр Чаллыда эшмәкәрләр киңәшәчәк
2015 нче елның 19 ноябрендә Яр Чаллы шәһәрендә ТР Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина эшмәкәрләр белән очраша. Әлеге чара "Бизнес һәм власть: ачыктан-ачык сөйләшү" проекты кысаларында үтә. Очрашуның оештыручысы - ТР президенты каршындагы эшмәкәрләрнең хокукларын яклау буенча вәкил Тимур Нагуманов.
Марина Патяшинага сорау бирү өчен эшмәкәрләргә бизнес-власть.рф сайтында теркәлергә яисә RT@ombudsmanbiz.ru электрон почтасы аша заявка җибәрергә кирәк. Катнашу өчен шулай ук 8(843) 203-44-17 телефоны аша проектның кол-үзәгенә шалтыратырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев