Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын турында кисәтү җайланмалары булу мәҗбүри

Янгын куркынычсызлыгын саклау максатыннан Республикадан районыбызга барлыгы 2128 данә автоном янгын хәбәрчесе кайтты

Ялгыз яшәүчеләр, дүрт һәм аннан да күберәк балалы гаиләләр, авыр тормыш хәлендәге гаиләләр, мөмкинлекләре чикләнгән райондашларыбызның йорт, фатирларына автоном янгын хәбәрчеләрен урнаштыру дәвам итә. Янгын куркынычсызлыгын саклау максатыннан Республикадан районыбызга барлыгы 2128 данә автоном янгын хәбәрчесе кайтты.
Бүгенге көндә автоном янгын хәбәрчесе (кыскартып әйткәндә аны АПИ дип атыйлар) кешеләрнең янгыннардан үлүен кисәтү буенча иң нәтиҗәле чараларның берсе булып тора. АПИга уттан яклау чаралары арасында өстенлек бирелә, чөнки төтен барлыкка килү стадиясендә үк реакция ясый ала һәм янгын куркынычы турында тавыш сигналы белән халыкны вакытында кисәтергә сәләтле. Хәбәрченең тавышы һәм ешлыгы шундый ки, ул хәтта нык йоклаган кешене дә уята.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев