Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Янгын куркынычы арта

Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып  җылыту мичләренең  һәм  төтен чыгу юлларының төзексезлеге, мичкә яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мичне артык кыздыру, янып торган мичне күзәтүсез калдыру тора.

Янгын куркынычы зур булган көзге-кышкы чор килеп җитте. Бу вакытта янгыннарның күбесе торак секторда күзәтелә. Температура төшү белән, халык мичләрне интенсив җылыта, җылыткычлар куллана башлый. Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып  җылыту мичләренең  һәм  төтен чыгу юлларының төзексезлеге, мичкә яккан вакытта янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу, мичне артык кыздыру, янып торган мичне күзәтүсез калдыру тора. Күп кенә җылыту мичләренең каршы ягындагы идәнгә калай беркетелмәгән була. Мичләрне еш кына янган вакытында караучысыз калдыралар, яисә ышанып балаларга тапшыралар, моңа юл куярга ярамый. Салкыннар башлану белән электр энергиясен дә ешрак кулланабыз, бер челтәргә күп электр-көнкүреш приборлары тоташтырабыз. Шуның нәтиҗәсендә электрүткәргечләрдә кыска ялганыш барлыкка килә. Беркем өчен дә сер түгел, күп кенә торак йортларда, бигрәк тә иске торак йортларда электр чыбыгы начар хәлдә, ә бу янгынны китерергә мөмкин. Шуңа күрә электр үткәргечләрен үз вакытында алыштырырга, шулай ук өйдә электр энергиясе көчәнешен тикшерергә кирәк”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Ренат Идиятуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев